2026 елда "Алтын минбар" Казан халыкара кинофестивале программаны яңа номинацияләр белән киңәйтәчәк
19 Февраля 2026
Новости
2026 елның 4 сентябреннән 8 сентябренә кадәр Казанда XXII "Алтын минбар" Казан халыкара кинофестивале милли һәм конфессиональ бәйләнешенә карамастан тынычлык урнаштыру, дини түземлек һәм гуманизм идеяләрен үз эченә алган гомумкешелек рухи-әхлакый кыйммәтләрен һәм мәдәни традицияләрен чагылдырган уен, документаль һәм анимацион фильмнар конкурсы узачак.
Быел традицион номинацияләрдән тыш кинофорум яңа конкурс юнәлешләрен тәкъдим итәчәк. Төп конкурс "Иң яхшы тавыш режиссурасы өчен" һәм "Фильмны иң яхшы музыкаль бизәү өчен" номинацияләре белән тулыландырылачак.
Фестивальнең башкаручы директоры Миләүшә Айтуганова яңа номинацияләрнең мөһимлеген ассызыклады:
"Фестивальдә катнашучылар һәм жюри әгъзалары кино төшерүдә композиторлар һәм тавыш режиссерларының өлешен бәяләү кирәклеген күптән билгеләп үттеләр. Бу тәкъдим танылган композитор һәм тавыш режиссеры Ресул Пукуттиның узган елгы жюри рәисе буларак катнашуы белән аеруча актуаль булды. Музыка һәм тавыш белән озату кино сәнгатенең иң мөһим элементлары, алар картинаның эмоциональ тирәнлеген билгели һәм тамашачы хисләренә тирән тәэсир итә ала. Шуңа күрә иң яхшы музыка һәм тавыш режиссурасы номинацияләрен кертү безнең форум өчен тулысынча аклана һәм актуаль".
Искәртәбез, конкурста катнашу өчен 2026 елның 1 июненә кадәр info@kazan-mfmk.com электрон адресына гариза җибәрергә яки фестивальнең рәсми сайтында махсус анкета тутырырга кирәк http://kazan-mfmk.com/application.
Фестивальне оештыручылар - Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте, Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башкарма комитеты. Фестиваль Татарстан башкаласында 2005 елдан "Мәдәниятләр диалогы аша - диалог культурасына" девизы астында уза. Беренче форум Россия Мөфтиләр Советы, РФ Мәдәният һәм кинематография буенча федераль агентлыгы, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы инициативасы белән Татарстан Республикасы Рәисе ярдәме белән оештырылды.