16 Татарстан фильмы XIV Казан кинофестиваленең бәйге программасына кергән
К ленте новостей

16 Татарстан фильмы XIV Казан кинофестиваленең бәйге программасына кергән

24 Августа 2018

Татарстан режиссерлары төшергән 16 фильм 4-10 сентябрьдә узачак XIV Халыкара мөселман киносы фестивале бәйге программасының төрле номинацияләрендә катнаша. Бәйге программасына дөньяның 56 иленнән килгән 967 гариза арасыннан сайлап алынган 65 фильм кергән.

Рамил Фазлыев һәм Әмир Галиәскәровның “Мулла” фильмы төп бәйге номинациясе – “Тулы метражлы нәфис фильм” номинациясендә катнаша. Тагын бер Россия кинотасмасы (Вера Глаголеваның “Не чужие” фильмы) һәм Иран, Бангладеш, Мисыр, Һиндстан, Шри-Ланка, Төркия, Кытай, Казахстан кино эшләре белән беррәттән «Мулла» иң яхшы режиссура, сценарий, оператор эше, хатын-кыз һәм ир-ат рольләре кебек төп бүләкләргә дәгъвалый.

«Яшь Россия» номинациясендә (илнең яшь авторларының дебют фильмнары) бүләк-статуэтка өчен Әмир Галиәскәров һәм Нәсүр Юрушбаевның “Нигез йорт” кинотасмасы көрәшәчәк.
Казан кинофестивалендә соңгы елларда танылган “Милли бәйге” номинациясе 2018 елда берьюлы 15 төрле форматтагы фильмны үзенә җыйган. Алар –Татарстанга багышланган яки Татарстан авторлары тарафыннан төшерелгән Айдар Габдрахмановның “Яу”, Елена Ермолинаның «Гульназек - победитель дивов», Рамил Хадиуллинның «Я за отца досматриваю сны», Марсель Мәхмүтов һәм Рафил Галимуллинның «Свет веры», «Зачем я это делаю» (режиссеры – Alesha), Юрий Гвоздьның «Личное дело Фикрята Табеева», Зөфәр Хәйруллинның «Триптих», Сергей Киатровның «Век Татарстана», Даниил Фәйзрахмановның «Домой», Влада Васильеваның «Рабочий момент», Әмир Гатауллинның «Коран: от ниспослания до Казанского издания», Александр Ширмановның «На первый этаж», Рудольф Хайнуровның «Пять ответов до дна» һәм Нурания Җамалиның «Үксезләр» фильмнары. Тагын бер кинотасманы – «Чистополь. Из жизни малого города» фильмын Россия режиссеры Галина Долматова төшергән. Республиканың бер шәһәренә багышланган әлеге фильм шулай ук “Милли бәйге” номинациясенә кергән.

Татарстан авторларының тагын ике дистәдән артык кинотасмасы фестивальнең бәйгедән тыш секцияләрендә теркәлгән: «Балачак киносы дөньясы» (аниматорлар Сергей Киатров һәм Эдуард Гыйбадуллинның кино эшләре), «Мәдәниятләр диалогы» (Әмир Гатауллин һәм Айназ Мөхәммәтҗановның «Мәрҗәни», Алексей Барыкинның «Осанна» фильмнары), «Кинопробы» (Солтан Сөнгатуллинның «Склад», Динар Әхмәтҗановның «Феномен русской неулыбчивости», Екатерина Сидорочеваның «Никогда не поздно» фильмнары). Шулай ук Илдар Ягафаровның «Байгал» кинотасмасы аерым күрсәтеләчәк.

«Казан премьералары» махсус проектында «Упертый/Кире» фильмы (режиссерлары Илсөяр Дамаскин һәм Рөстәм Рәшитов, фильмны актер Камил Ларин тәкъдир итәчәк), Ренат Кәримовның «Остазбикэ» фильмы, Илшат Рәхимбайның «Әпипә» фильмы, Алексей Барыкинның «Су анасы. Фильм турында фильм» кинотасмасы, шулай ук 2016 елдан уздырылучы “Үзгәреш җиле” татар җыры фестивале турында Солтан Сөнгатуллинның “Ветер перемен” документаль фильмы тәкъдир ителәчәк. Кино яратучылар соңгы арада республикада җитештерелгән барлык кинопродукциясе белән диярлек таныша алачак.

XIV Казан кинофестиваленең бәйге һәм бәйгедән тыш программасы белән кинофорумның рәсми сайтында (kazan-mfmk.com ) танышырга мөмкин.

Сораулар буенча элемтә: shigabetdinov.pr@gmail.com, 8 927 2400017 (Руслан Шиһабетдинов).