XVII Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең сайлап алу комиссиясе рәисе итеп Гөлнара Әбикеева билгеләнде
К ленте новостей

XVII Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең сайлап алу комиссиясе рәисе итеп Гөлнара Әбикеева билгеләнде

7 Мая 2021

5-10 сентябрь көннәрендә Казанда узачак XVII Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең сайлап алу комиссиясе рәисе итеп Гөлнара Әбикеева билгеләнде. Бу хакта сайлау комиссиясенең видеокиңәшмә форматында узган беренче утырышында билгеле булды. Очрашуның модераторы буларак «Татаркино» директоры һәм КХМКФның башкарма директоры Миләүшә Айтуганова чыгыш ясады.

Гөлнара Әбикеева – казах киносы белгече һәм кино тәнкыйтьчесе, Казахстан кино тәнкыйтьчеләре ассоциациясе президенты. Ул Халыкара кинофестиваль хәрәкәтендә катнаша һәм «Евразия» кинофестиваленең арт-директоры булып тора. Казахстан һәм Үзәк Азия кинематографы турында китаплар авторы, сәнгать белеме докторы.

Сайлап алу комиссиясе составына кино белгече Светлана Слапке (Германия) һәм тарихчы, культуролог, яңа мәдәният институты директоры, ВГИКның фәнни хезмәткәре, РФ Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясенең Россия Федерациясендәге практикалар һәм мәдәниятара диалог технологияләрен модельләштерү лабораториясе докторы Нина Кочеляева (Россия) керде.

Үзенең кереш сүзендә Миләүшә Айтуганова Казан кинофестиваленең сайлап алу комиссиясен җитәкләргә ризалык биргәне өчен Гөлнара Әбикеевага рәхмәт белдерде. Ул: «Сезнең Казан кинофестиваленә зур эш тәҗрибәгез белән килүегезгә бик шатбыз», - дип билгеләп үтте.

Исегезгә төшерәбез, XVII Казан халыкара мөселман киносы фестивале Казанда 5-10 сентябрьдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән, «Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркеме белән партнерлыкта узачак.

Кинофестивальгә гаризалар кабул итү 1 февральдә башланды һәм 1 июньдә төгәлләнәчәк. Сайлап алу комиссиясе үз эшен июль башында тәмамлаячак, шуннан соң конкурс программасы игълан ителәчәк.

Сайлап алу комиссиясе тарафыннан кабул ителгән фильмнар фестивальнең төп конкурсы афишасына керәчәк. Традицион конкурс программасыннан кала, тамашачыларны конкурстан тыш һәм параллель программалар да көтә.

Конкурстан тыш программа тамашачыларга Россиянең уен, документаль һәм анимацион киносының иң яхшы үрнәкләрен, ретроспектив һәм тематик программаларны тәкъдим итәчәк.

Казан халыкара мөселман киносы фестивале Татарстан башкаласында 2005 елдан бирле уза. Аның девизы ««Мәдәниятләр диалогы аша – аралашу мәдәниятенә».