XV КХМКФ кунаклары «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2019» саммитында катнашты
К ленте новостей

XV КХМКФ кунаклары «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2019» саммитында катнашты

25 Апреля 2019

Бүген XV Казан халыкара мөселман киносы фестивале кунаклары XI «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2019» халыкара икътисад саммитында катнашты.

Масштаблы чара ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт киңәшчесе, ЮНЕСКОның мәдәниятара диалог буенча махсус илчесе Минтимер Шәймиев, Ислам хезмәттәшлеге оешмасындагы РФ даими вәкиле Рамазан Абдулатыйпов, РФ Федерация Советы Рәисе урынбасары Ильяс Умаханов, РФ Тышкы эшләр министрлыгының мөселман илләре оешмалары белән хезмәттәшлек итү буенча махсус вәкиле Константин Шувалов һәм башка рәсми затлар катнашында «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәгендә узды.

Рөстәм Миңнеханов чыгышын РФ Президенты Владимир Путин исеменнән сәламләү җиткерү белән башлады. Сәламләүдә мөселман илләренең Россиянең төбәкләрдә һәм глобаль дәрәҗәдә куркынычсызлык һәм стабильлек булдыруда, цивилизция һәм конфессияара диалогны ныгытуда партнерлары булуы ассызыкланды.

Татарстан Президенты катнашучыларга KazanSummitның беренче тапкыр «Казан Экспо»да уздырылуын һәм саммит көннәрендә Казан халыкара мөселман киносы фестивале үтүен хәбәр итте.

Кинофестивальнең рәсми өлешендә катнашучыларга «7 көндә кино» проекты тәкъдир ителде. Аның белән Станислав Ершов таныштырды. Бу - үзендә мобиль кино лабораториясен һәм күчмә кинокампусларны берләштергә халыкара проект. Аның төп максаты Татарстанның кинолокация буларак туристлар һәм инвесторларны җәлеп итәрлек якларын күрсәтү.

Моннан тыш, «KINODANZ» кинокомпаниясе тәкъдир ителде. Бу - тулы цикллы кино җитештерү холдингы. Компания югары сыйфатлы тулы метражлы фильмнар чыгара. Аеруча экшн, фэнтэзи, фантастика һәм маҗаралар жанрларына өстенлек бирә. Компаниянең барлык проектлары Россия һәм халыкара тамашачыга юнәлдерелгән. Аларда танылган Голливуд йолдызлары катнаша. Шундый проектларның берсе - Антонио Бандерас уйнаган «За гранью реальности». Кинокомпания Татарстан белән тыгыз хезмәттәшлек итәргә һәм республика территориясендә телевизион проектлар төшерергә планлаштыра.


Фото

Видео