XV Казан фестивале барышында беренче мәртәбә Халыкара кино проектлары бәйгесе уза
К ленте новостей

XV Казан фестивале барышында беренче мәртәбә Халыкара кино проектлары бәйгесе уза

18 Апреля 2019

Быел XV Казан Халыкара мөселман киносы фестивале барышында беренче мәртәбә кино проектлары питчингы уздырылачак. Бәйге катнашучылары киләчәктә төшерергә теләгән кино проектлары синопсисы яки сценарий язмасы белән комиссия белгечләре алдында чыгыш ясарга тиеш булалар.
Бәйге җиңүчесе проектына зур ярдәм алачак, ә фильмны төшерү мәҗбүри рәвештә Татарстанда, яисә республика белән берлектә алып барылырга тиеш. Проектларны яклау 25 нче апрель 14:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр дип каралган. Питчинг XV Казан Халыкара мөселман киносы фестивале эшлекле мәйданнарының берсе - «Kazan Expo» күргәзмәләр залында узачак.
XV Казан мөселман киносы фестивале барышында үткәреләчәк Халыкара кино проекты питчингының бәйге битенә дөньяның төрле илләреннән 8 фильм сайлап алынды:

1.   Дальмирә Тиләпбәргәнова, «Ялгыз нарат», Кыргызстан Республикасы
2.   Габдрахманов Айдар Әнвәр улы, «"Z буыны" киноальманахы», Рәсәй, Татарстан Республикасы
3.   Галиәскәров Әмир Марат улы, «Сафа һәм Саҗидә» (Мәхмүт Галәүнең «Мөһаҗирләр» һәм «Болганчык еллар» романнары буенча), Рәсәй, Татарстан Республикасы
4.   Гыйләҗев Мансур Аяз улы, «Йәгез бер дога» (Аяз Гыйләҗевнең бер исемдәге повесте буенча), Рәсәй, Татарстан Республикасы
5.   Рәхимов Илшат Рәфгать улы, «Алмачуар» (Галимҗан Ибраһимовның бер исемдәге хикәясе буенча), Рәсәй, Татарстан Республикасы
6.   Салават Юзеев, «Өчпочмак көне», Рәсәй, Татарстан Республикасы
7.   Омар Гамәл, «Көнбатыш & Көнчыгыш», Мисыр
8.   Арун де Жоши, «Хори», Непал

  «Мөселман киносы фестивалендә беренче питчингның пәйда булуы Татарстан кинематографларын һәрвакыт үсешкә этәреп тора башлады. Бу Татарстан тарафыннан җибәрелгән гаризалар күрсәткеченнән дә беленә. Әлбәттә, без Татарстан фильмнарының бәйге битенә эләгүен теләр идек, ләкин анда булу өчен, алар барлык күрсәткечләре буенча җиңү өчен көрәшергә сәләтле булырга тиеш. Җибәрелгән гаризаларга күз салсак, яшь кинематография әһелләренең үсеше күзгә ташлана. Әгәр дә уңай үзгәрешләр алга таба да сакланса, без һичшиксез яңа дәрәҗәгә чыга алачакбыз», - дип билгеләп узды Казан Халыкара мөселман киносы фестиваленең башкарма җитәкчесе Миләүшә Айтуганова.
Быел фестиваль KazanSummit эшмәкәрлек җыены белән берлектә үткәрелә, ә бу исә, үз чиратында, хезмәттәш инвесторларны питчинг проектларына җәлеп итү өчен яңа эшлекле мәйдан ачачак.
XV Казан Халыкара мөселман киносы фестиваленең оештыручылары – Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы, «Татаркино» дәүләт мәдәният оешмасы, Татарстан Республикасының инвестицияле үсеш буенча агентлыгы, Рәсәй кинематография берләшмәсе.

***
Казан Халыкара мөселман киносы фестивале (КХМКФ) Татарстан башкаласында 2005 елдан башлап уза. Фестивальне башлап җибәрүдә ТР Мәдәният министрлыгы, Казан Мэриясе, РФ мөфтиләр Шурасы зур өлеш керткән. Фестиваль программасына толерантлык, тынычлык һәм хаклыкка өндәгән (авторның дин үзенчәлекләрен исәпкә алмыйча) үз иле һәм дөнья кинематографиясе эшләре кабул ителә. Кинофорумның девизы – «Мәдәниятләр диалогы аша – аралашу мәдәниятенә».

  XV Казан Халыкара мөселман киносы фестивале Казан шәһәрендә 2019 нчы елның 24 нче апреленнән 30 нчы апреленә кадәр узачак.
  Матбугат чаралары өчен элемтә: Руслан Шиһабетдинов, 8 927 2400017, shigabetdinov.pr@gmail.com