XV Казан мөселман киносы фестивале Гран-приен «Песнь древа» фильмы алды
К ленте новостей

XV Казан мөселман киносы фестивале Гран-приен «Песнь древа» фильмы алды

30 Апреля 2019

XV Казан халыкара мөселман киносы фестивале Гран-приен Айбәк Дайырбәковның «Песнь древа» (Кыргызстан, Россия) фильмы алды. Бу хакта бүген Казан фестиваленең ябылу тантанасында игълан иттеләр.

Тантана КХМКФ иң истәлекле мизгелләрен чагылдырган «Фестиваль көндәлеге» видеоролигын күрсәтүдән башланды. Тамашага җыелучыларны Татарстан Президенты һәм Премьер-министры исеменнән ТР Премьер-министры урынбасары, фестивальне оештыру комитеты рәисе Ләйлә Фазлыева сәламләде. Ул Татарстан Президенты һәм Премьер-министрының фестивальне оештыручыларга кино бәйрәме уздырган өчен рәхмәтен җиткерде.

Л.Фазлыева быел Казан кинофестиваленең «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2019» саммиты белән берлектә узуын искәртте. «Бу фестиваль өчен пиар-компания булды. Алда күп уңышлар һәм җиңүләр көтә», - диде ул. КХМКФ оештыру комитеты исеменнән ул Казан кинофестивале үсешенә зур өлеш кертүе өчен «Казан Кремле» музей-тыюлыгы директоры, ТР элекке мәдәният министры Зилә Вәлиевага диплом тапшырды. «Бу бик күңелле, - дип рәхмәт белдерде Вәлиева бүләкне алып. – Фестиваль оештырыла гына башлаганда без күп уйладык. Мин әлеге хәрәкәтнең дәвам итүенә бик шатмын. Барыгызга да бу юлда зур уңышлар».

Татарстан Президентының «Кино сәнгатендә гуманизм өчен бүләген» һәм 500 мең сумлык сертификат «Найти Фэридэ» (Иран) фильмына тапшырылды. Аның режиссерлары - Азаде Муссави белән Куруш Атаи.

«Сез кино бәйрәмен чынга ашырдыгыз, - диде Казан Башкарма комитетының Мәдәният идарәсе җитәкчесе Азат Абзалов. – Фестиваль кино сәнгатен яңа дәрәҗәгә күтәрергә ярдәм итә». Ул Казан мэрының бүләген «Байгал» фильмы өчен Татарстан режиссеры Илдар Ягъфәровка тапшырды. «Казанга һәм Татарстанга хезмәт итәм. Гомерем буе кино төшерергә телим. Киләчәктә минем генә түгел, Казанның башка кинематографчыларының да зур эшләре булыр», - диде Илдар Ягъфәров. Ул РФ Кинематографистлар берлегенең Татарстандагы бүлегенең махсус бүләген Әмир Золондиновка тапшырды.

Россия Кино белгечләре һәм тәнкыйтьчеләре гильдиясе бүләге «Искренне ваш, Дакка» (Бангладеш, режиссеры – Абу Шахид Имон) фильмына бирелде. Гильдиянең тагын бер бүләге - «Белый слон» - А.Дайырбәковның «Песнь древа» (Кыргызстан) фильмына тапшырылды.

«Россия – Ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеме вәкиле Марина Владимирова «Ислам дөньясында мәдәниятләр диалогы өчен» бүләкне һәм 300 сумлык сертификатны «Мабата Бата» (Мозамбик, Португалия, режиссеры – Соль де Карвальо) фильмы вәкиленә тапшырды. «Сайлап алу кыен булды, бар фильмнар да лаеклы иде», - диде ул.

Таҗикстаннан килгән кинематографчы, 8нче КХМКФ жюри рәисе Дәүләтназар Худоназаров «Любезность» (Мисыр) һәм «Ля Примавера» (Татарстан) фильмнары авторларын дипломанар белән бүләкләде, шулай ук «Супа Модо» (Кения, Германия) фильмы авторларына тамашачылар мәхәббәте бүләген тапшырды.

«Фестиваль – ул зур гаилә, елдан ел ул зурая. Мин безнең белән эшләргә теләүче дус фестивальләр булуга бик шатмын. Фестиваль көннәрендә питчинг уздырдык һәм безнең кинога ярдәм итәргә әзер партнерлар таптык», - дип белдерде КХМКФ башкарма директоры Миләүшә Айтуганова. Ул узган 15 елда фестиваль эшенә катнашы булган һәркемгә рәхмәт белдерде һәм жюриның махсус искә алуына лаек булган фильмны атады. Бу - «Йемен: репортеры – дети войны» (режиссеры – Хадиджа Аль-Салями) картинасы.

Балалар өчен төшерелгән иң яхшы милли фильм булып Татарстан режиссеры Кронид Сазоновның «Паук А4. Пропащие» картинасы табылды. Статуэткадан кала, җиңүчегә 100 мең сумлык сертификат тапшырылды. «Бу - минем дебют фильмы, без аны фестивальдә беренче тапкыр тәкъдим иттек. Аны караган һәм бәяләгән өчен рәхмәт», - диде Кронид Сазонов.

Иң яхшы кыска метражлы милли фильм дип Әмир Сальяновның «Потерянный путь», иң яхшы милли документаль фильм дип Юрий Гвоздьның «Духовные родники Татарстана» табылды. Режиссерлар статуэтка һәм 100 мең сумлык сертификатлар алды.

Иң яхы милли фильм дип Татарстан режиссеры Илшат Рәхимбайның «Катлаулы бизәк» фильмы табылды. Авторга статуэтка һәм 200 мең сумлык сертификат тапшырылды.

«Якты ай» (Непал) фильмы (режиссеры - Абинаш Бикрам Шах) «Иң яхшы кыска метражлы уен фильмы» бүләген алды.

«Документаль фильм» номинациясендә режиссер Ибадулла Аҗибаевның «Учитель» (Кыргызстан) кыска метражлы фильмы һәм Ясер Талебиның «Любимая» (Иран) тулы метражлы фильмы җиңде.

«Тулы метражлы уен фильмы актрисасы» бүләге «Гранатовый сад» (Азербайджан) фильмындагы роле өчен Илахе Хасановага бирелде. Аны «Золотой Витязь» Халыкара кинофестивале вице-президенты Йован Маркович тапшырды. Уен фильмының иң яхшы актеры дип «Жаба» (Босния и Герцеговина, Македония, Сербия, Хорватия, Словения) фильмындагы роле өчен Әмир Хаҗихафизбәгович табылды.

«Тулы метражлы уен фильмы операторы» номинациясендә «Байгал» (Татарстан) фильмы операторы Юрий Данилов җиңде. «Тулы метражлы уен фильмы сценарие» номинациясендә «Теснина» (Таҗикстан) фильмы өчен Таҗикстанның халык язучысы Сорбон һәм Бәхтияр Кәримов билгеләп үтелде.

Татарстанның Мәдәният министры Ирада Әюпова 15нче Казан кинофестивален эзләнү, борчу һәм бәргәләнүләр чорын узучы үсмер белән чагыштырды. Ләкин фестивальнең уңышлары да бар. Шулар арасында - фестивальдә дөньяның төрле телләре яңгырау, Татарстан фильмнары төшерелү, кинематографның үсеш перспективасы турында фикер алышу өчен мәйданнар булдыру.

«Без кая барырга икәнен беләбез. Әлеге фестиваль континентлар арасында гына түгел, буыннар арасында да күпергә әверелергә тиеш», - дип йомгаклады Ирада Әюпова. Ул «Тулы метражлы уен фильмы режиссеры» номинациясендә бүләкне «Зерно» (Турция, режиссер – Семих Капланоглу) фильмы вәкилләренә тапшырды.

«Эшегез өчен, фестивальне яхшы итеп оештыруыгыз һәм җылы кабул итүегез өчен рәхмәт. Шундый профессионаллар белән эшләү мөмкинлеге өчен хезмәттәшләргә, жюри әгъзаларына рәхмәт», - диде XV КХМКФ жюри рәисе Серик Апрымов. Ул төп җиңүченең исемен игълан итте. Иң яхшы уен фильмы өчен Гран-прига режиссер Айбәк Дайырбәковның «Песнь древа» (Кыргызстан, Россия) картинасы лаек булды. Җиңүчегә статуэткадан кала, 1 миллион сумлык сертификат тапшырылды.

Тантана Казан кинофестиваленең гимнын башкару белән тәмамланды.