logo
К ленте новостей

XV Казан кинофестивалендә «Уен фильмы» һәм «Россия – ислам дөньясы» номинациясендә катнашкан фильмнар турында фикер алыштылар

30 Апреля 2019

XV Казан халыкара мөселман киносы фестивалендә «Уен фильмы» һәм «Россия – ислам дөньясы» номинациясендә катнашкан фильмнарның режиссерлары белән очрашу узды. Очрашуда Ләйлә Сәлахетдинова (Россия), Мөхетдин Мозаффар (Җураев) (Таҗикстан), Иделия Марс (АКШ), Стамбулбәк Мамбеталиев (Кыргызстан), Илдар Ягъфәров (Россия) һәм Әмр Гамал (Йәмән) катнашты.

Ләйлә Сәлахетдинованың «Овертайм» фильмы – катгый принциплары булган, кискен фикер йөртүче футболист тарихы. Ул абыйсын югалткан. Абыйсы белән аның арасында намус һәм дин төшенчәләрендә аңлашылмаучанлыклар булган. Шулай ук төп геройның командасында да күңелсезлекләр килеп чыккан. Спортчы клубтагы дусты белән араны өзә, ләкин мәчеткә барырга үзендә көч таба алмый. Ул үз-үзен аңларга тырыша. «Дингә аңлы карашта булган һәм үзеңне ничек аңларга, хаталардан соң тормышны ничек дәвам итәргә, үзеңне һәм якыныңны ничек гафу итәргә дигән сорауларга җавап эзләүче кешене күрсәтергә теләдем. Герой проблемаларын хәл итә алмый, һәм аңа, футболдагы кебек, өстәмә вакыт бирелә, – дип сөйләде Сәлахетдинова үз эше турында. – Без фильмны хәзерге тамашачы өчен кызык, актуаль итәргә тырыштык».

Иделия Марсның «Тавышны күрү» фильмы Энни исемле кызга багышланган. Ул кечкенәдән музыка белән бәйле булуын тоя. Ләкин тормышындагы вакыйгалар аны хыялына илтүче юлдан тайпылырга мәҗбүр итә. «Минем фильмда кешенең түбән һәм югары «мин»е каршылыгы чагыла. Безнең һәрберебезнең Аллаһтан бирелгән көче бар һәм аны бары без үзебез генә тулысынча ача алабыз. Фильмда символлар күп. Аны Казанда Алафузов фабрикасында, Питрәч районында минем туган авылда һәм Марий Элда төшердек», – дип уртаклашты Иделия Марс.

Айзуура Иманалиеваның «Кумайык» фильмы бабалары күптәннән ау этләре үрчетү белән шөгыльләнүче герой турында. Герой үзенең бар вакытының Кумайык атлы тайганга (эт нәселе - ред.) багышлый. Герой гаиләсенең эшен дәвам итәргә һәм улын тайганнар үрчетү эшенә өйрәтергә тели. Картинаның идеясе турында аның продюсеры Стамбулбәк Мамбеталиев сөйләде: «Бу - традицияләрне нәселдән нәселгә тапшыру турындагы фильм. Күчмә халык сугышчылары элек-электән өч әйбер: сугыш аты, ау кошы һәм эте белән дан казанган. Хәзер халыклар үз кыйммәтләрен югалта, хәзерге буын үзләренең тамырлары турында оныта. Без, тарихны онытучыларның халык буларак юкка чыгуын күрсәтергә теләдек».

Татарстанда төшерелгән «Байгал» фильмы нигезендә авыр чорда мохтаҗларга ярдәм иткән балык турындагы риваять ята. Вакыйга үзәгендә Галимҗан исемле карт. Ул, хатынының хыянәтен белеп, 30 ел элек гаиләсен һәм улын ташлап чыгып киткән. Ир кеше улының бәлагә юлыгуын белеп, аңа ярдәм итәр өчен кулыннан килгәнне эшли. «Минем өчен «Байгал» алга таба бер адым булды. Бу эшне күпләр хуплады. Мин коммерция максатларында күп төшердем һәм үземдә иҗат кешесенең үлә баруын тойдым. Үземә дә, коллегаларга да иҗат белән шөгыльләнүне телисе килә. Без язучыларыбыз, рәссамнарыбыз кебек бөек булырга омтылабыз, ә моңа зур кинематограф аша килергә мөмкин», - дип белдерде Илдар Ягъфәров.

Әмр Гамал «За 10 дней до свадьбы» картинасын тәкъдим итте. Ул туй тантанасын әзерләгәндә төрле каршылыкларга юлыгучы яшь пар турында. Каршылыкларның күбесе Йәмәннең Адын (хәзер вакытлыча башкала вазыйфасын башкара) шәһәрендә 2015 елда булган сугышка бәйле. «Адында сугыш бетте, ләкин аның нәтиҗәләре әле дә үзен сиздерә. Фильмны төшергәндә каршылыклар күп булды - каршы як вәкилләре белән низаглардан курыктык, фильмны кайда күрсәтергә белмәдек, кинотеатрлар җимерек, әледән-әле утны сүндереп тордылар һәм актерларга телефоннан шалтырата алмый азапландык».

Әлеге картина - Йәмәндә төшерлгән һәм прокатка чыккан беренче коммерция фильмы. Аны 30 көндә төшергәннәр. Төшерүчеләр корган кинотеатрларда фильмны 70 мең кеше караган. Барлыгы Йәмәндә 5 коммерция фильмы төшерелгән, ләкин аларны җирле халыкка күрсәтмәгәннәр.

«Кешеләргә күрсәтмәгәч, нәрсәгә фильм төшерергә соң. Минем өчен иң мөһиме - җирле халыкның тыныч вакытны искә төшерүе. Ул чакта Йәмәндә мәдәният чәчәк ата, кино һәм театр үсештә иде. Без бу максатка ирештек. Фильмны төшергәндә каршы як вәкилләрен очратмадык, киресенчә, Адын кешеләре безгә ярдәм итте», – дип өстәде Гамал.

Таҗикстаннан килгән «Теснина» тулы метражлы фильмының сюжеты Армон исемле малай турында. Аны вакытында сөннәткә утыртмаганнар. Малайның әтисе Россиягә акча эшләргә киткән. Ул арада Армон үз авылында чит кешегә әйләнә һәм гаиләсенең намусын саклар өчен барысын да эшли.

«Монда икенче мәртәбә килүемә шатмын. Нәкъ менә Казан фестивале миңа әлеге картинаны төшерергә этәргеч бирде, – дип сөйләде режиссер. – «Теснина» – минем балачагым турындагы фильм. Безнең илдә эмиграция белән бәйле проблема бар – ирләр акча эшләргә Россиягә китә һәм 50% очракта кире кайтмый». Шулай ук Мөхетдин Мозаффар фестивальдә Кыргызстан, Иран һәм Сербиядән килгән хезмәттәшләре белән уртак проектлар төшерергә килешүен әйтте. Кыргыз режиссерлары белән илләр арасындагы сәяси чикләрне хәл итүче дуслык турында фильм төшерү планлаштырыла.