XV Казан кинофестивалендә Светлана Немоляева Эльдар Рязанов фильмнары ретроспективасын тәкъдим итте
К ленте новостей

XV Казан кинофестивалендә Светлана Немоляева Эльдар Рязанов фильмнары ретроспективасын тәкъдим итте

30 Апреля 2019

XV Казан кинофестиваленең ахыргы көнендә Совет һәм Россия кинематографы классигы Эльдар Рязанов фильмнары күрсәтелде. Ретроспектива программасына режиссерның 6 танылган картинасы: «Забытая мелодия для флейты», «Невероятные приключения итальянцев в России», «Дневной поезд», «Старики-разбойники», «Дорогая Елена Сергеевна» һәм «Дайте жалобную книгу» керде.

Программаны тәкъдим итү өчен Казан кинофестиваленә РСФСР халык артисткасы, театр һәм кино актрисасы Светлана Немоляева килде. Актриса Казанга беренче тапкыр гына килүен, ләкин аның турында һәрвакыт «бик матур шәһәр», «анда бармый калу ярамый» дигән сүзләр ишетүен әйтте.

«Бүген монда килүегез өчен рәхмәт. Мине онытмагансыз, минем өчен бу бик кадерле. Гомер узган саен онытыла баруга бик күп мисаллар китерергә мөмкин, бу бик күңелсез хәл. Минем һәрвакыт эшем бар, мин күп фильмнарда төшәм. Әле һаман да эшләүчеләр рәтендә булуым - минем өчен бәхет», - дип уртаклашты ул. Светлана Немоляева үзе 1959 елдан бирле эшләгән В.Маяковский театры, кино төшерү һәм Эльдар Рязанов белән эшләве турында сөйләде.

Светлана Немоляева Мәскәүдә комедияләр кинорежиссеры белән сценарист гаиләсендә туган һәм балачактан «кино дөньясында яшәгән». Соңрак кинооператор һөнәрен сайлаган энесе белән ул әтисенең фильмнарында күмәк сәхнәләрдә төшкән, төшерү мәйданында легендар актерлар, шул чорның кумирлары - Николай Крючков, Михаил Даров, Людмила Целиковская белән очрашкан. «Безнең өчен алар һәрвакыт өйгә килеп йөри торган гадәти абыйлар һәм апалар иде», - дип ассызыклады актриса.

Светлана Немоляева Малый театр каршындагы Щепкин театр училищесын “5”леләргә генә тәмамлаган. «Революциягә кадәр үк хөрмәт казанган актерлар эшләгән әлеге учреждениены күпләр борынгы дип санаса да, мин Щепкин мәктәбен сайладым һәм беркайчан да үкенмәдем. Училищеда мин мемуарлардан гына белергә мөмкин булган атмосфера һәм актрисаларны күрдем. «Кече театрның бөек карчыклары» безнең институтка XIX гасыр атмосферасын алып килә, барысы да алардан куркып торалар иде», - дип уртаклашты актриса. Бервакыт ул легендар Вера Пашеннаяны аяктан ега яза, ә тегесе шуның өчен йодрык белән актрисаның башына суга.

Актрисаның кинодагы беренче җитди роле Роман Тихомировның «Евгений Онегин» фильм-операсындагы Ольга Ларина роле була. Фильмны Ленфильмда төшерәләр. Светлана Немоляева бу рольдә төшеүнең зур уңыш булуын һәм рольне тудыру үзен эчке яктан баетуын әйтте. Фильмны төшергәннән соң ул Мәскәүгә кайта һәм В.Маяковский исемендәге театр труппасына кабул ителә. Шул ук көнне театрда Светлана Немоляеваның булачак ире - актер Александр Лазарев та каралу уза. «Без бергә 52 ел яшәдек һәм Саша дөньядан киткәч мин ялгыз калдым… Әлбәттә, туган театрым мине коткарды, гаиләм һәм туганнарым белән бу югалтуны кичерергә ярдәм итте», - дип уртаклашты ул. Светлана Немоляева сүзләренчә, кыен чорда аңа М.Карбаускисның Н.Островский пьесасы буенча куелган «Таланты и поклонники» спектаклендәге Домна Пантелеевна роле ярдәм иткән. Аның өчен актриса беренче мәртәбә «Золотая Маска» премиясен алган.

«Армен Джигарханян әйткәнчә, кечкенә актрисаның да, зур актрисаның да проблемалары бер үк: үпкәләр, чынга ашмаган хыяллар, читләп үтәргә теләгән нәрсәләр бар. Минем өчен актер тормышы берничә мөһим компоненттан тора: сценарий (яки пьеса), режиссер һәм, әлбәттә, партнер. Мин режиссерлардан уңдым, ә партнерларым нинди иде - бу үзе бер бәхет!» - дип сөйләде Светлана Немоляева.

Светлана Немоляева фикеренчә, театр тамашачысы алдында танылса да, чынлап торып ул Эльдар Рязанов фильмнарында төшкәннән соң гына таныла. «Мине спектакльдә күреп, Рязанов: «Ну, Светка, син итәк кигән Чаплин белән бер!» - диде. Мин нык горурландым, ләкин соңрак Рязановның Лия Ахеджаковага да шундый ук комплимент әйтүен белдем», - дип искә төшерде актриса. «Ирония судьбы» өчен Светлана Немоляевага берничә тапкыр каралу узарга туры килә, ә «Служебный роман»дагы рольгә аны каралусыз гына алалар. Аның сүзләренчә, Эльдар Рязановның «Мосфильм»дагы дәрәҗәсе аңа үзе теләгән актерларны каралу һәм сәнгать комиссияләреннән башка гына сайлап алу мөмкинлеге биргән.

«Башта миңа фильмда төшү бик кыен булды. Шул вакытта Рязанов минем янга килеп гади генә киңәш бирде: «Театрда уйнавыңны оныт, андагы кебек ерактан ук күренерлек һәм ишетелерлек итеп уйнарга кирәкми». Бу гади генә сүзләр үз эшен эшләде! Ул кадрларны тамшачының ничек күрәсен, аларның нинди йогынты ясаячагын искиткеч яхшы тоемлый иде», - дип уртаклашты актриса.

«Служебный роман» чыкканнан соң Светлана Немоляева бөтен Союзда таныла. «Трамвай «Желание» спектакле гастрольләрендә тамашачы мин сәхнәгә чыгуга кул чаба башлады, бу искиткеч булды… Аннары һәрвакыт шулай дәвам итте… Минем театрым, минем альма-матер - ул минем тормышым, минем өчен зур мәгънәгә ия. Ә Рязанов, әлбәттә, минем язмышымны хәл итте. Күпләр мине аның барлык фильмнарында уйнаган дип уйлый, ләкин мин аның өч фильмында гына төштем».

Светлана Немоляева Эльдар Рязановның актрелар белән һәрвакыт дустанә, уңай мөгәмаләдә булуын әйтте. Ә В.Маяковский исемендәге театр режиссеры Андрей Гончаров турында ул, «таланты никадәр зур булса, актерлар белән аралашуы шулкадәр котычкыч иде», - диде.

Светлана Немоляева үзенең кинодагы ахыргы эшләреннән берсе - Акутагава Рюноскэның «Мешок без дна» әсәренә нигезләнеп Рөстәм Хамдамов төшергән фильм турында сөйләде. «Рөстәм Хамдамов – дөнья кинематографында танылган бик талантлы режиссер һәм рәссам. Ул прокат түгел, авторлык фильмы, ләкин, ышаныгыз, бик кызыклы фильм», - дип ассызыклады актриса.

XV КХМКФ башкарма директоры Миләүшә Айтуганова Светлана Немоляевага Казан кинофестивалендә катнашуы өчен рәхмәт белдерде һәм мәртәбәле кунаккка кулдан эшләнгән милли бизәнү әйберләре, чәчәкләр һәм татар тәм-томнары тапшырды. «Сезне беренче тапкыр күргәч, мин нинди уникаль тавыш, кабатланмас образ, искиткеч хатын-кыз, дип уйладым! Без сезне һәм Эльдар Рязанов фильмнарындагы истә кала торган образларыгызны яратабыз. Монда, Казанга аның фильмнары ретроспективасына килүегез өчен рәхмәт», - диде Миләүшә Айтуганова һәм актрисага истә калырлык рольләр һәм озын гомер теләде.

XV КХМКФ башкарма директоры Рөстәм Хамдамовның Мәскәү халыкара кинофестивалендә махсус бүләккә лаек булган «Мешок без дна» фильмының фестивальдән соң Казанда, «Мир» кинотеатрында күрсәтеләчәген хәбәр итте.