XV Казан кинофестивалендә Иран, Ирак һәм Татарстан документаль фильмнары турында фикер алыштылар
К ленте новостей

XV Казан кинофестивалендә Иран, Ирак һәм Татарстан документаль фильмнары турында фикер алыштылар

29 Апреля 2019

XV Казан кинофестивалендә фильмнары конкурс программасының «Тулы метражлы документаль фильм» һәм «Кыска метражлы документаль фильм» номинацияләрендә тәкъдим ителгән режиссерлар белән матбугат очрашуы булды. Анда Салават Юзиев (Россия/Татарстан), Мәһди Газанфари (Иран) һәм Камал Пштжван (Ирак) катнашты. Кунаклар үзләренең эшләрен төшерү һәм килеп чыккан кыенлыклар хакында сөйләде.

Салават Юзиев продюсер Марина Галицкая белән «Шиһаб хәзрәт» тулы метражлы фильмын тәкъдим итте. Ул күренекле татар галиме һәм дин белгече Шиһабетдин Мәрҗани турында. Узган ел галимнең тууына 200 ел тулды. Картина Мәрҗанигә бәйле урыннарга сәяхәт форматында төшерелгән. Алып баручы Рәдиф Кашапов ул урыннарга велосипедта бара. Фильмда бөек фәлсәфәченең эшенә яшь буынның мөнәсәбәте чагыла.

«Картина төшерү идеясе Салават Юзиевның туганнан туган абыйсы белән аралашканнан соң туды. Ул - Мәрҗанинең барлык хезмәтләрен укып чыккан кеше - Мәрҗани турында китап язарга яки фильм төшерергә хыяллана иде. Сценарий язу, акча табу һәм төшерү эшенә өч ел вакыт китте, - дип сөйләде продюсер. - Без бу эшкә яшьләрне дә җәлеп иттек. Тәҗрибәне киләсе буынга тапшыру мөһим».

Салават Юзиев Мәрҗани биографиясендә әле бик күп кызыклы моментлар булуын, аларны яңа эшләренең берсендә ачарга планлаштыруын әйтте.

Мәһди Газанфари продюсер Һади Газанфари белән бергә игезәк кыз туганнар турында «Прошлое» фильмын төшергән. Аларның берсен кечкенә вакытта кызлыкка алалар һәм ул игезәге бар икәнен белми. Бу кыз шәһәрдә, хәлле гаиләдә үсә. Икенчесе үз әти-әнисе белән авылда яши һәм кыз туганы бар икәнен дә, аңа нәрсә булганын да белә.

«Без бу теманы кем бәхетлерәк икәнен аңлау өчен күтәрдек - дөресен белүчеме яки берни белмичә яшәүчеме. 30 ел элек бездә сугыш булды, күп гаиләләр кыен хәлдә калды. Игезәкләрнең берсен кызлыкка алган гаиләнең үз балалары булмый. Алар өчен бу котылу чарасы була. Бу тарих ике яклы: бер яктан - ул күңелгә тия торган һәм куркыныч, икенче яктан - күңелне күтәрә торган һәм матур», - дип сөйләде Газанфари.

«Прошлое» фильмы алты айда төшерелгән. Игезәкләрнең икенчесен табу һәм кызлыкка алган гаилә белән элемтәгә керү төшерүчеләр юлыккан иң зур кыенлык була. Режиссер сүзләренчә, бу эш 70 процентка гына башкарылган, чөнки икенче кыз белән сөйләшә алмаганнар.

Пштжван Камал Ирак белән Иран чигендәге авыл тормышы турындагы «Маленький рай» фильмын тәкъдим итте. 80нче елларда 8 ел буена бу авыл сугыш низаглары урыны була. Фильм геройлары сугыш вакытында шәһәрләргә күчәргә мәҗбүр була, ләкин хәзер алар туган җирләрендә яши, табигать, туганнары һәм дуслары белән берләшүнең кадерен белә.

«Минем әти-әнием фильмдагы авылга якын җирдән. Хәзер мин шәһәрдә яшим, ләкин елга бер тапкыр анда кайтып киләм. Фильмда шул авылдагы кешеләренең томышын күрсәтергә тырыштым. Авылдагы милли колоритны шәһәрдә табып булмый», - дип уртаклашты режиссёр.

Пштжван Камалга мөселман киносы фестивале турында танышлары сөйләгән. Алар анда узган ел үз эшләрен күрсәткән булган. «Фестивальнең киләчәге якты, зур дип саныйм. Алдагы елларда да фестивальдә катнаша алырмын дип өметләнәм», - диде ул.