XIV Казан халыкара мөселман киносы фестивале янә рекордлар куя: катнашу өчен 56 илдән 967 гариза килгән
К ленте новостей

XIV Казан халыкара мөселман киносы фестивале янә рекордлар куя: катнашу өчен 56 илдән 967 гариза килгән

27 Июня 2018

XIV Казан халыкара мөселман киносы фестиваленә гаризалар кабул итү тәмам. Быел аларның саны яңа рекорд куйды: 56 илдән 967 гариза. Катнашу теләген төрле илләрдән кинематографистлар белдерде: АКШ, Европа, Азия, Көнчыгыш илләре (илләрнең исемлеге кушымтада). Бу исемлеккә Татарстаннан 30 фильм кергән: тулы һәм кыска метражлы нәфис, документаль, анимация фильмнары.

Сайлап алу комиссиясе җитәкчесе Сергей Лаврентьев конкурс шорт-листына уткән эшләрне икенче атнада игълан итәчәк.

XIV Казан халыкара мөселман киносы фестивале 4 сентябрьдән 10 сентябрьгә кадәр Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм “Россия – ислам дөньясы” стратегик күзаллау партнерлык төркеме ярдәме белән үтәчәк. Фестиваль ачылышы гадәттәгечә “Пирамида” мәдәни-күңел ачу үзәгендә, ә ябылу тантанасы «Эрмитаж» концерт-холлында узачак.

Төп программа “Ривьера” күңел ачу комплексындагы “3D Port Cinema” кинотеатрында күрсәтелә: бер үк вакытта 3 залда конкурс һәм конкурстан тыш фильмнар, шулай ук фестивальнең презентациясе тәкъдим ителәчәк. Параллель программа “Мир” кинотеатрында уза.

Казан кинофестиваленең башкарма директоры, «Татаркино» директоры Миләүшә Айтуганова инициативасы буенча беренче тапкыр КХМКФ кысаларында Халыкара кино фестивальләре җитәкчеләренең форумы оештырыла. Анда Италия, Бөекбритания, Швейцария, Мисыр, Төркия, Хорватия, Нигерия киноменеджерлары катнашачак. Алга таба Форум халыкара кино фестивальләре җитәкчеләренең мөстәкыйль берләшмәсе булыр, кино базары үсешенә, дәүләтара кинопроектларда тәҗрибә уртаклашуга ярдәм итәчәк дип көтелә.

Фестивальне гамәлгә куючылар - Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Казан шәһәре Мэриясе, Россия Мөфтиләр шурасы. Казан халыкара мөселман киносы фестивале “Мәдәниятләр диалогы аша аралашу мәдәниятенә” дигән девиз астында уза.

***
Кушымта.

XIV Казан халыкара мөселман киносы фестивалендә катнашу гаризалары түбәндәге илләрдән килгән:

Әзербайҗан, Армения, Алжир, Әфганстан, Бангладеш, Бахрейн, Беларусь, Бельгия, Босния һәм Герцеговина, Бөекбритания, Мисыр, Германия, Греция, Грузия, Һиндстан, Иордания, Гыйрак, Иран, Испания, Италия, Казахстан, Канада, Катар, Кыргызстан, Кытай, Кувейт, Курдистан, Кипр, Ливан, Монголия, Марокко, Нидерланд, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Палестина, Пакистан, Польша, Португалия, Россия, Сербия, Сирия, АКШ, Таҗикстан, Төркия, Украина, Үзбәкстан, Шри-Ланка, Швейцария, Швеция, Франция, Финляндия, Чехия, Эстония, Көньяк Корея, Япония.