"XIV КХМКФ ачылыш фильмы - буыннар бәйләнеше, халык хәтеренә алып бара торган җеп"
К ленте новостей

"XIV КХМКФ ачылыш фильмы - буыннар бәйләнеше, халык хәтеренә алып бара торган җеп"

29 Августа 2018

Кичә "Мир" кинотеатрында XIV Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең ачылыш фильмына багышланга матбугат каравы узды. Журналист һәм сәнгать әһелләренә кыргыз режиссеры Эрнест Габдеҗаппаровның "Саякбай. XX гасыр Гомәре" дип исемләнгән фильмын тәкъдим иттеләр.

"Бертавыштан әлеге фильмны фестивальнең ачылышы өчен дип сайладык. Эш игътибарга һәм үрнәк итеп куюга лаек. Фильм кинематография кануннары ягыннан үрнәк булмаса да, аның атмосферасы бик югары һәм аңа төшенә белү зарур," - дип билгеләде очрашуда фестивальнең башкарма директоры Миләүшә Айтуганова.

Фильм бөек "Манас" эпосын сөйләүче Саякбай Каралаевның тормышы һәм иҗат эшчәнлегенә багышланган. Исеме дә баһадир-баш геройга бәйле. Эпос ЮНЕСКО оешмасының мәдәни мирасы исемлегенә кертелгән, өстәвенә, Гиннес рекордлар китабында дөньядагы иң күләмле эпос буларак урын алган. Шулай ук фильмда язучы Чыңгыз Әйтмәтовның томышыннан бер очрак сурәтләнә. Сүз уңаеннан, мәшһүр язучының быел 90 яшьлек юбилее билгеләп узыла.

Шуны да искәртү мөһим, фестивальдә Чыңгыз Әйтмәтов әсәрләренең фильм-экранлаштыру ретроспективалары тәкъдим ителәчәк: «Җәмилә» (1969), «Маңкорт» (1990), «Әни кыры» (1967), «Ак пароход» (1975) һ.б.

"Саякбай. XX гасыр Гомәре" сюжеты язучы Чыңгыз Әйтмәтовның әкиятче белән очрашу вакыйгаларыннан һәм аларны искә төшерүдән - реминисценция алымыннан төзелгән.

Фильмның премьерасы 2017 нче елның 31 августында Халыкара Монреаль кинофестивалендә уза. Анда сурәтне "Иң яхшы инновацион фильм" бүләгенә лаек дип табалар. Соңрак фильм Нью-Йорк һәм Лондон фестивальләре лауреаты булып таныла.

"Безгә әлеге фильм халыкның рухи халәтен исәпкә алып төшерелүе белән кызыклы. Манас - ул буыннар бәйләнеше, халык хәтеренә алып бара торган җеп. Бар сурәт үз тарихына карата сакланган тетрәүле караш белән әйләндереп алынган," - дип өстәде Миләүшә Айтуганова.