Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында литва рәссамы һәм композиторы М.Чюрлёнисны искә алу кичәсе узды
К ленте новостей

Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында литва рәссамы һәм композиторы М.Чюрлёнисны искә алу кичәсе узды

25 Апреля 2019

Казанда XV Казан халыкара мөселман киносы фестивале узган көннәрдә бөек литва рәссамы һәм композиторы Микалоюс Чюрлёнис истәлегенә багышланган «Ерак дөньяларга очармын» («Я полечу в далекие миры») дип исемләнгән иҗат кичәсе узды.

IMG_47312.jpg

Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты кунаклары бу кичтә Чюрлёнисның әсәрләрен аның оныгының улы - танылган литва музыканты Рокас Зубовас башкаруында тыңлый алды һәм Чюрлёнисның тормышына багышланган «София хатлары» («Письма Софии») фильмын карады.

«Литва Казан белән очраша. Чюрлёнисның иҗатында да төрле мәдәниятләр кушыла», - дип искәртте Литва республикасының Россиядәге илчелегенең мәдәният буенча атташесы Инга Видугирите-Пакериене. Ул төрле мәдәниятләргә аралашу өчен киңлек тудырган өчен Казан кинофестиваленә рәхмәт белдерде.

Очрашу кунаклары Чюрлёнисның «Иҗатның ачылмаган битләре» («Неизвестные страницы творчества») фотокүргәзмәсе белән таныша алды. Рәссам бу фотосурәтләрне 1905 елда Анапада, булачак хатыны София белән очрашканчы төшергән. Алар зур аудиториягә күптән түгел генә күрсәтелгән.

«Соңгы елларда матур гадәт туды - фестиваль көннәрендә без фестивальдә катнашучы коллегаларыбызны, Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында эшләүче җәмгыятьләрне чакырабыз. Монда тыныч атмосферада сәнгать вәкилләре белән аралашу уза», - дип сөйләде Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов.

Казан кинофестивале кысаларында Халыклар дуслыгы йортында Бөекбритания режиссеры Роберт Малланның «София хатлары» («Письма Софии») фильмы күрсәтелде. Ул Микалоюс Чюрлёнис һәм аның хатыны - литва язучысы, җәмәгать эшлеклесе София Кимантайтеның мөнәсәбәтләре турында. Лентада төп рольне композиторның оныгының улы - Рокас Зубовас уйный. София ролен Мария Коренкайте башкара. Ул да кичәнең кунаклары арасында иде.

«Фильм тәмамланса да, Чюрлёнис музыкасының дәвам итүен телим. Фильм Чюрлёнисның соңгы еллары турында, ә фотоларда аның 30 яшьлек чагын күрергә мөмкин. Бу вакытта ул инде композитор буларак шактый танылган һәм рәссам эшен башлаган була. Иҗат юлының башында ук, рәссам булачагын Чюрлёнис үзе дә белмәгән чакта ук, аның музыкасында рәсем сәнгате мотивлары - күлләр һәм урманнар шәйләнә», - дип уртаклашты Рокас Зубовас.

Бу кичтә Зубовас Казан тамашачысы өчен рояльдә Чюрлёнисның дүрт миниатюрасын: «Маленькая мечта», «Пастораль», «Осень» һәм «Костел ангела Божьего»ны уйнады. Соңыннан хатыны Соната Зубовене белән бергә Рокас Зубовас «В лесу» (фортепианога күчерелмәсе) симфоник поэмасын башкарды. Профессиональ литва музыкасы нәкъ менә бу әсәрдән башланган дип санала.