logo
К ленте новостей

Татарстан режиссерлары «Милли кино» номинациясен булдыруны югары бәяләде

29 Апреля 2019

Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең матбугат үзәгендә фильмнары «Милли кино» номинациясендә катнашучы Татарстан режиссерлары белән очрашу узды. «Паук А4. Пропащие» фильмы режиссеры Кронид Сазонов, «TATAR’IN 21» фильмы операторы Егор Кашинский, «Единение» фильмы режиссеры Дарья Пантелеева, «Ля Примавера» фильмы режиссеры Светлана Серова, «Катлаулы бизәк» фильмы режиссеры Илшат Рәхимбай, «Остазбикә» фильмы режиссеры Ренат Кәримов-Сайга үз эшләре турында сөйләде.

Егор Кашинский сүзләренчә, «TATAR’IN 21» фильмының төп темасы - глобальләшү шартларында үзеңне табу процессы. Фильмның героинясы, яшь булуына карамастан, татар булуның нәрсә икәне турында уйлана һәм бу соравына җавап таба.

«Ля Примавера» фильмы Казандагы шул ук исемдәге оркестр турында, аны Рөстәм Абязов җитәкли. «Мин музыка турында фильм төшерергә карар кылдым, - диде Светлана Серова. – Бу классик музыканың һәркемгә якын булуы турындагы фильм: бер нота да белмәгән кешенең дә музыка тыңлаганда күңеле тула ала».

Илшат Рәхимбай үзенең танылган татар җырчысы Гөлзада Сафиуллинага багышланган «Катлаулы бизәк» фильмын тәкъдим итте. 70 яшьлек юбилеен билгеләсә дә, ул һаман да иҗат, җәмәгать эше белән шөгыльләнә.

Ренат Кәримов-Сайганың «Остазбикә» фильмы сюжеты гадәти генә түгел: төп героиня инде 12 ел ире белән яши, ләкин бала таба алмый. Ирен бәхетле итү өчен, ул иренә гашыйк таныш хатын-кызга аннан бала табарга тәкъдим ясый.

Дарья Пантелеева фильмын заманча ислам рәсем сәнгате белән шөгыльләнүче рус рәссамы Владимир Поповка багышлаган.

Кронид Сазонов «Паук А4. Пропащие» фильмын тәкъдим итте. «Хәзер технологияләр заманы. Һәркемнең телефоны бар, без кнопкалар ярдәмендә аралашабыз. Бу - искиткеч, ләкин мин кешеләрнең турыдан-туры аралашуын теләр идем», - дип фильмының төп идеясен аңлатты ул.

Режиссерлар хәзер «Татарстанда кино индустриясенең яралуы» күзәтелә дигән фикер белдерделәр. «Без индустриянең мөстәкыйль үсеше юлын узабыз. Бәлки, без хаталар ясарбыз һәм кайбер чаралар мәгънәсез булып тоелыр. Эшкә тотынмый торып, моны белеп булмый. Монда санның сыйфатка күчү принцибы эшли. Безгә фильмнар кирәк», - дип уртаклашты Илшат Рәхимбай. Ул тәнкыйтьчеләрнең күп булуын әйтеп алды. Яшь режиссерларны артык тәнкыйтьләү кирәкмәс, диде.

Казан кинофестивалендә узган питчинг нәтиҗәләре турындагы сорауга җавап биреп, Илшат Рәхимбай хәзер хезмәттәшлек итү турында килешүләр төзелүен белдерде. «Эш хәзер авторлардан тора», - диде ул.

Светлана Серова Казан кинофестивалендә катнашуга шат булуын әйтте. «Бу - иҗатыңны халыкара дәрәҗәгә күтәрүче югары баскыч. Фильмның конкурс программасында катнашуы үзе үк дәрәҗә», - дип өстәде ул.

Аның хезмәттәшләре Казан кинофестивале программасына «Милли кино» номинациясен кертү турында фикерләрен әйтте. «Милли бәйге - үзебезнең киноны күрсәтү мөмкинлеге. Хәзер без яңа картина төшереп, аны киләсе елга фестивальдә күрсәтергә, тамашачыны сөендерергә телибез», - дип сөйләде Егор Кашинский.

«Бу номинацияне булдыру, анда катнашучыларга аерым бүләк бирү – авторларга зур ярдәм чарасы», - диде Илшат Рәхимбай. «Милли бәйге – конкурс программасының төп өлешенә эләкмәүчеләр өчен үз эшләрен тамашачыга күрсәтү мөмкинлеге. Бәйгеләр күп, таләпләр зур. Ә монда картиналар төрле, диапазон киң, бу мине куандыра», - дип җавап бирде Кронид Сазонов.

Исегезгә төшерәбез, «Милли кино» номинациясендә Татарстан режиссерларының төрле жанрдагы 15 фильмы көч сынаша.