Татарстан режиссерлары халыкара киностудияләр белән хезмәттәшлек килешүләре төзеде
К ленте новостей

Татарстан режиссерлары халыкара киностудияләр белән хезмәттәшлек килешүләре төзеде

30 Апреля 2019

Бүген Казан халыкара мөселман киносы фестивале «Divaproduction» (АКШ, Мисыр) киностудиясенең рәсми партнерына әверелде. XV КХМКФ йомгаклау матбугат конференциясендә форумның башкарма директоры Миләүшә Айтуганова белән «Divaproduction» директоры Невин Камель килешүгә кул куйдылар.

Миләүшә Айтуганова хәбәр иткәнчә, хезмәттәшлек нигезендә берничә проект, шул исәптән белем бирүгә кагылышлы проект та тормышка ашыру планлаштырыла.

«Казан фестивале бүгеннән «Divaproduction»ның партнерына әйләнә һәм әлеге киностудиягә кино төшерү өчен урыннар тәкъдим итә. Ә безнең фестивальгә Америкадагы төрле киночараларда катнашу мөмкинлеге ачыла», - дип ассызыклады ул.

«Divaproduction» компаниясе Казан кинофестиваленең питчингында тәкъдим ителгән 5 Татарстан кино проектына ярдәм күрсәтергә карар кылды. Алар арасында: А.Габдрахмановның «Киноальманах "Поколение Z"»., С.Юзиевның «Өчпочмак көне», Ә.Галиаскаровның «Сафа белән Саҗидә», М.Гыйләҗевның «Йәгез, бер дога» һәм И.Рәхимовның «Алмачуар» проектлары. КХМКФ йомгаклау матбугат конференциясе ахырында булачак Татарстан фильмнарының авторлары, Невин Камель һәм Миләүшә Айтуганова арасында килешүләр төзелде. Н.Камель питчингта тәкъдим ителгән сигез проектның алтысына ярдәм итәргә булган. Аның игътибарын режиссер А.де Жошиның (Непал) «Хори» фильмы да җәлеп иткән.

Исегезгә төшерәбез, Халыкара кинопроектлар конкурсы (питчинг) КХМКФ рәсми мәйданы «Kazan Expo» Халыкара күргәзмә үзәгендә беренче тапкыр узды. Бәйгене ТР Мәдәният министрлыгы, ТР «Татаркино» дәүләт оешмасы, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы һәм Россия Кинематографистлар берлеге оештырды.

«Халыкара питчингта утырганда, мин бу проектларның никадәр яхшы булуын аңладым. Бу кешеләрнең хыяллары бар. Мин аларга хыялларын тормышка ашырырга ярдәм итәргә әзер», - диде Невин Камель.

Шулай ук «Divaproduction» Татарстан территориясендә ике фильм төшерү турында килешү төзеде. «Невин Камель ике фильмның сценариен тәкъдим итте. Аларның бер өлеше Татарстанда төшереләчәк», - дип хәбәр итте М.Айтуганова.

«Проект башлануга мин сезнең режиссерларны, актерларны Америка командасы белән эшләү тәҗрибәсе алырга чакырачакмын», - дип белдерде Н.Камель. Әлеге фильмнар Татарстанда, Мисырда һәм Америкада төшерелер дип көтелә.

Казан кинофестивалендә тагын бер Татарстан проектына «Узбеккино» милли агентлыгы вәкиле - «Бухарийлар» киностудиясе директоры Олугбәк Абдуллаев ярдәм күрсәтергә булды. Аңа Зифа Кадыйрованың «Сагынырсың мин булмам» әсәре нигезендә төшереләчәк Татарстан фильмының проекты ошаган. «Миңа сценарий ошады һәм мин аны «Узбеккино» җитәкчелегенә тәкъдим иттем. Алар бу фильмны бергәләп төшерергә риза булды. Уртак эш безнең халыкларны берләштерә», - диде Олугбәк Абдуллаев.

Матбугат конференциясенең тагын бер кунагы, КХМКФ ачылыш фильмы режиссеры Абдулхәлил Мигънаров та Татарстан кинорежиссерлары белән хезмәттәшлек итәргә әзер булуын белдерде. «Мин Казан кинофестиваленә рәхмәтле. Монда мин бик күпләр белән таныштым, яңа дуслар таптым. Мин Татарстанда күп фильмнар төшерә башлауларына шат. Минем ярдәм кирәк булса, мин, әлбәттә, ярдәм итәчәкмен», - дип белдерде А.Мигънаров.

XV Казан мөселман киносы фестиваленә йомгак ясап, Миләүшә Айтуганова аның быел рәсми мәйданы булган фестиваль сыйфатында эшләвен ассызыклады. Ул фестивальнең өч әһәмиятле нәтиҗәсен аерып әйтте. Болар - конкурс программасы һәм аның җиңүчеләренә бүләкләр бирү, кинофестивальләр директорлары форумы һәм кино өлкәсендә белем бирүгә багышланган түгәрәк өстәл уздырып, аның азагында хезмәттәшлек турында килешүләр төзү, шулай ук Татарстан режиссерларына халыкара киностудияләр белән хезмәттәшлек итү мөмкинлеге биргән халыкара питчинг.