Селим Байрактар («Великолепный век») актерлык серләрен сөйләде
К ленте новостей

Селим Байрактар («Великолепный век») актерлык серләрен сөйләде

25 Апреля 2019

XV Казан халыкара мөселман киносы фестивале тамашачылары театр һәм кино актеры, Төркиянең «Великолепный век» сериалы йолдызы Селим Байрактар белән очрашты. Иҗади очрашу «Ривьера» күңел ачу үзәгендә тулы залда узды.

Актер залдан тамашачыларны чакырып, актерлыкның кайбер серләренә төшендерде. Селим Байрактар сәхнәдән куркуның тәҗрибә белән юкка чыгуын искәртте. «Без дөньяны яхшырак танып белгән, кешеләр белән күбрәк аралашкан һәм тормыш тәҗрибәсе туплаган саен, кешедә үз-үзенә ышаныч арта», - ди актер. Ул хәзерге рольләренә генә түгел, ә киләчәктә уйнаячак рольләргә дә әзер булырга тырышуын әйтте. «Әлбәттә, беренче чиратта, бу - китаплар, алар безгә саекмас белем запасы бирә. Шулай ук мин мөмкин булган кадәр күбрәк күнекмәләр үзләштерергә тырышам. Мәсәлән, былтыр - кулларымда торырга, быел бер көпчәкле велосипедта йөрергә өйрәндем», - дип уртаклашты ул. Актер хәзерге заман кинематографында, бигрәк тә сериаллар төшергәндә, актерларның рольгә әзерләнергә вакыты булмавын әйтте. «Шунда ук фильмда уйный башларга кирәк, шуңа күрә күнекмәләре күбрәк булган саен, актерга рольгә керү җиңелрәк һәм аның уены да шулкадәр яхшырак», - дип сөйләде Селим Байрактар.

Селим Байрактар Россия тамашачысына Госманлы империясенең Сөләйман солтан идарә иткән чордагы тормышын чагылдырган танылган тарихи сериал - «Великолепный век» аша таныш. Ул анда Топкапы сараенда Сөмбел-ага исемле хәрәм агасы (евнух) ролен башкара. Тамашачыларның: «Сериалны тулысынча карадыгызмы?» - дигән соравына ул: «Әлбәттә! Бу минем эшемнең бер өлеше һәм хаталар өстендә эш тә», - дип җавап бирде. Ул үз персонажыныкына туры китерү өчен атлап йөрү рәвешен үзгәртергә туры килүен әйтте. Ул персонаж хәрәм агасы булганлыктан, балачагында нык авырттыра торган процедура узган һәм зур адымнар белән йөри алмый торганга әйләнгән. «Алай атлап йөрергә өйрәнү җиңел булмады. 3нче сериядә йөрү рәвешемне үзгәртер өчен, 1нче серияне карап, хаталар өстендә эш эшләргә туры килде», - ди актер.

Очрашуны йомгаклап, XV КХМКФ оештыручылар төрек актерын татар тәм-томнары белән таныштырды.


Фото

Видео