Миләүшә Айтуганова: «Бүген балалар катнашында фильмнар төшерсәк, иртәгә зур милли кинобыз булыр»
К ленте новостей

Миләүшә Айтуганова: «Бүген балалар катнашында фильмнар төшерсәк, иртәгә зур милли кинобыз булыр»

27 Апреля 2019

XV Казан халыкара мөселман киносы фестивалендә «Балачакның кино дөньясы» дип аталган программа ачылды. Әлеге махсус программада «Мир» кинотеатрында «Уены-чыны бергә» («И в шутку, и всерьез») киноальманахының премьерасы булды. Татар язучылары әсәрләре нигезендә төшерелгән кыска метражлы фильмнарда Казан укучылары төшкән.

Чараны XV КХМКФ башкарма директоры, ТР «Татаркино» дәүләт оешмасы директоры Миләүшә Айтуганова ачты. Ул яшь актерларны һәм аларның әти-әниләрен «Татарстан тарихындагы әлеге уникаль вакыйга» белән котлады. «Без аны «Татарстан Ералашы» дип йортәбез. Безнең балалар татарча кинода төшә һәм моны бик теләп башкара… Бүген балалар өчен, безнең кечкенә артистларыбыз өчен чын бәйрәм», - диде ул.

Киноальманах ТР «Татаркино» дәүләт оешмасы заказы буенча ТР Мәдәният министрлыгы ярдәмендә төшерелгән. «Сотворение» Балалар киносын үстерү фонды президенты, продюсер Ольга Малинина сүзләренчә, «Уены-чыны бергә» киноальманахының 16 кыска метражлы фильмнан торган «татарча сезонын» әзерләүгә бер елдан артык вакыт киткән. Сценарийлар татар язучыларының әсәрләре нигезендә язылган. Фильмнарда төшү өчен Казан укучылары кастинг узган, балалар конкрет рольләр өчен сайлап алынган. Соңрак укучылар актерлык осталыгы, сәхнә сөйләме һәм сыгылмалык буенча өстәмә дәресләр дә алган. Төшерү 2018 елның май, июль һәм октябрь айларында барган. Киноальманахның режиссеры - Эдуард Габидуллин. «Без барлык фильмнарда юмор булсын дип тырыштык. Ләкин комедияләр генә түгел, ә җитди фильмнар да төшердек», - дип сөйләде Ольга Малинина.

Премьера алдыннан әлеге фильмнарда дебют ясаган барлык актерларга «Мир» кинотеатры сәхнәсендә дипломнар тапшырылды. «Сотворение» фонды җитәкчесе төшерү мәйданы биргән өчен Казан мәктәпләре директорларына, төшерү группасына ярдәм өчен яшь актерларның туганнарына аерым рәхмәтен белдерде.

Шулай ук «Балачакның кино дөньясы» программасында «Алга» яшьләр хәрәкәте фильмнары да күрсәтелде. Казан һәм Оренбургта эшләүче Телевидение, кино һәм визуаль сәнгатьләрне үстерү үзәгенең әлеге проекты 8дән 18 яшькә кадәрге балалар һәм яшьләр өчен ел дәвамында тренинглар уздыра. Нәтиҗәдә кыска метражлы кино- һәм телефильмнар төшерелә. Аларның төшерү төркемендә һәркем - сценарист, режиссер, оператор, монтажер һәм күпчелек актерлар да - 18 яшькәчә балалар һәм яшьләр.

«Мине киноның киләчәге булуы куандыра. Актерлар, процессны оештыручылар, балалар белән эшләүче режиссерлар бар... Бу - балалар өчен дә олылар өчен дә зур мәктәп. Бүген балалар катнашында фильмнар төшерсәк, иртәгә безнең зур милли кинобыз булыр», - дип йомгаклады Миләүшә Айтуганова.