«Милли конкурс»-2020 лауреатлары XVII халыкара мөселман кинофестиваленең дәрәҗәле кунаклары булачак
К ленте новостей

«Милли конкурс»-2020 лауреатлары XVII халыкара мөселман кинофестиваленең дәрәҗәле кунаклары булачак

26 Мая 2021

«Татаркино» директоры Миләүшә Айтуганова хәбәр итүенчә, Казан мөселман киносы фестиваленең «Милли конкурс»ы быел да конкурс номинацияләре арасында сакланачак. Фестивальгә чакырылган кунаклар арасында узган елгы «Милли программа» җиңүчеләре дә бар.

Хәзерге вакытта  КХМКФның «Милли конкурс»ында катнашу өчен гаризалар кабул итү дәвам итә. Бу номинациядә 2020-2021 елларда Татарстанда яки төбәк катнашында төшерелгән фильмнар (копродукция), шулай ук республика турында фильмнар катнаша ала, жанр һәм дәвамлылык буенча чикләүләр юк.

«Милли конкурс»ка сайлап алынган тасмалар акчалата бүләкләр өчен көрәшәчәк: иң яхшы милли фильмны уйлап табучылар - 200 мең сум, иң яхшы милли кыска метражлы фильм, документаль фильм һәм балалар өчен фильм авторлары 100әр мең сум алачак.

«Мондый конкурслар кешеләрне Татарстан турында фильмнар төшерүгә этәрә һәм иҗади потенциалны тормышка ашыру өчен мохит тудыра. Бу авторларга республикада кино төшерү өчен менә дигән мотивация», - дип билгеләп үтте М.Айтуганова. Ул Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка фестивальгә финанс ярдәме күрсәтүе өчен рәхмәт белдерде һәм фестивальдә ел саен республика башлыгы тарафыннан Президентның 500 мең сум күләмендә акчалата махсус призы тапшырылуын, аның бары тик милли конкурс җиңүчеләре өчен генә булмавын искәртте. Моннан кала, 300 мең сум күләмендәге тагын бер приз фестивальнең партнеры – «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме тарафыннан гамәлгә куелган.

«Милли конкурс» ка гаризаларны, гадәттә, Казан дәүләт мәдәният университетының кино һәм телевидение факультеты студентлары һәм аны тәмамлаучылар җибәрә. Күбесе уен жанрындагы кыска метражлы һәм анимацион фильмнар. Сайлап алучылар мондый эшләргә аерым игътибар бирә, чөнки бу – Татарстан кинематографының киләчәге.

Исегезгә төшерәбез, узган ел нәтиҗәләре буенча иң яхшы документаль фильм – Солтан Сөнгатуллинның «Танцуй в Углу» фильмы, әлеге номинациядә иң яхшы кыска метражлы фильм — Элина Касыймованың «Шла, шла и увидела», ә балалар өчен иң яхшы милли фильм - «Ревизские сказки. Архивное дело»  проекты. «Иң яхшы милли фильм» дип режиссер Илшат Рәхимбайның «Әпипә» картинасы танылды.

XVII Казан халыкара мөселман киносы фестивале Казанда 5-10 сентябрьдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән, «Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркеме белән партнерлыкта узачак.

Кинофестивальгә гаризалар кабул итү 1 февральдә башланды һәм 1 июньдә төгәлләнәчәк. Сайлап алу комиссиясе үз эшен июль башында тәмамлый, шуннан соң конкурс программасы игълан ителәчәк.