Мая-Гүзәл Аймәдова һәм Хуҗаколы Нарлыев XV Казан кинофестивалендә очрашу уздырды
К ленте новостей

Мая-Гүзәл Аймәдова һәм Хуҗаколы Нарлыев XV Казан кинофестивалендә очрашу уздырды

27 Апреля 2019

XV Казан халыкара мөселман киносы фестивалендә төрекмән актрисасы, СССР халык артисты, 2018 елда Казан кинофестиваленең жюри рәисе булган Мая-Гүзәл Аймәдова һәм аның тормыш иптәше - совет һәм төрекмән кинорежиссеры, сценарист һәм кинооператор Хуҗаколы Нарлыев белән иҗади очрашу узды. Тамашачыга режиссерның 2010 елда төшерелгән «Голос матери» фильмы күрсәтелде.

«Татарстанда булуыбызга шатмын. Кая гына барсак та, без Казан халкы һәм шәһәр кунаклары белән аралашабыз, аларның җылысын һәм энергиясен тоябыз. Мин барыгызга да сәламәтлек, тормышта уңышлар һәм иминлек телим», - дип сәламләде тамашачыларны Мая-Гүзәл Аймәдова.

«Голос матери» мелодрамасы ана белән баланың фаҗигале аерылуы хакында. Вакыйга Осетиядә бара. Мәдинә исемле кыз очрашып йөргән егете Азаматтан алдана. Егет туачак бала өчен җаваплылыкны алырга теләми. Оятын яшерер өчен, Мәдинә сабыйны баласыз гаиләгә бирергә мәҗбүр була. Уллыкка алган гаилә өчен бала бик кадерле, ләкин ана кеше улын оныта алмый.

«Бер ир-ат акыл иясенә килә һәм, 7 яшьлек улымны ничек тәрбияләргә, дип сорый. Акыл иясе аның тәрбия белән 7 елга соңга калуын әйтә, чөнки моны бала тугач ук башларга кирәк, - дип гыйбрәтле хикәя сөйләде режиссер. - «Голос матери»да без ана булу темасын күтәрәбез. Җәмгыятьтә кияүгә чыкмыйча бала табу хупланмаганлыктан, кыз кешегә үзенең балага узганын яшерергә туры килә. Кешеләрнең мондый очрактан көлүе, кеше кайгысына шатлануы бик кызганыч. Киресенчә, андый хәлдә калганнарга ярдәм итәргә кирәк».

Кунаклар СССР чорында кинематограф үсеше турында сөйләде, аны хәзерге чор белән чагыштырды. Нарлыев фикеренчә, хәзер төшерү процессын оештыру, продюсер табу һәм аның белән аралашу катлаулырак. Режиссер хәзер милли темага кагылышлы берничә сценарий нигезендә эшләвен, аларны тормышка ашырырга җыенуын әйтте.

«Мин режиссерлар милли фильмнарны күбрәк төшерергә, күңелләренә якын булган темалар белән эшләргә тиеш, дип саныйм. Бу безгә кешелекле булып калырга, күңелебезгә кагылган темалар турында сөйләргә, гореф-гадәт һәм мәдәниятне балаларыбызга тапшырырга ярдәм итәчәк», - дип белдерде Хуҗаколы Нарлыев.