Кыска метражлы документаль фильмнар режиссерларын КХМКФ оештырылу дәрәҗәсе сокландырган
К ленте новостей

Кыска метражлы документаль фильмнар режиссерларын КХМКФ оештырылу дәрәҗәсе сокландырган

27 Апреля 2019

Кыска метражлы документаль фильм режиссерлары журналистларга үзләренең эшләре турында сөйләде һәм Казан кинофестиваленнән алган тәэсирләре белән уртаклашты. Очрашу КХМКФ матбугат үзәгендә узды. Сорауларга «Сквозь зеркало» фильмы режиссеры Арсен Аракелян, (Әрмәнстан), «Наследие предков»ның сценарий автоы Фәризә Җаханова (Казахстан), «За гранью рассудка» фильмы режиссеры Милана Майар (Босния һәм Герцеговина) җавап бирде.

Очрашу башында әсәрләре Казан фестиваленең конкурс программасында катнашкан авторлар үз эшләре турында сөйләде.

Милана Майар үз фильмының Сүрия христианнарының гади булмаган язмышына багышланганын әйтте. Бер парның балалары Сүриядә сугыш кайнаганда илдән китеп, Европада яши башлый. Соңрак 65 яшьлек әниләре дә алар янына күчә. Моның өчен ата-анага милекләренең күп өлешен сатарга туры килә, ул акчаны контрабандистларга түлиләр. Гаилә башлыгы сугышка һәм тәртипсезлекләргә карамастан, Сүриядә үз йортында яшәргә кала.

«Минем фильм - эмоцияләргә корылган сугыш драмасы. Ул кешеләрнең сугыштан котылу өчен нинди корбаннарга баруын күрсәтә», - дип сөйләде Милана Майар. Картинаның төп герое башта кинода төшәргә теләмәгән. Режиссерга аны бер айдан артык үгетләргә туры килгән. Фильмны төшергәннән һәм монтажлаганнан соң Милана Майар бер ай диярлек рәтләп йоклый алмаган, чөнки аның күз алдыннан сугыш китми. «За гранью рассудка» фильмы 18 бүләккә ия булган.

Фәризә Җаханова ике фильм исеменнән чыгыш ясады. Берсе - «Асан» кыска метражлы уен фильмы (режиссеры - аның ире Берик Җаханов), икенчесе - «Наследие предков» кыска метражлы документаль фильмы. Икенче фильм авылда яшәп, балалар өчен бишекләр ясаучы кеше турында. «Бу - безнең төп йолаларыбызның берсе. Казахларда ул хәзер юкка чыга бара. Яңа җайланмалар уйлап табылганлыктан, казах хатын-кызлары бишектән сирәк файдалана», - дип хәбәр итте ул. Картина чынбарлыкка якын булсын өчен, төшерү төркеме беркадәр вакыт фильм героеның өендә яшәгән. «Махсус куелган сәхнәләр булмады, барысы да чынлыкта ничек бар, шулай төшерелде. Геройның тормышын күрсәтү өчен безгә вакыт кирәк булды», - дип уртаклашты Ф.Җаханова.

Арсен Аракелян документаль фильмын күзләре күрмәүчеләргә багышлаган. Алар сәнгать әсәрләрен башка төрле кабул итә. «Бу башка төрле итеп, тагын да яхшырак, тирәнрәк күрә белүче кешеләр турында. Алардан берни дә яшерә алмыйсың», - диде ул.

Очрашу азагында кунаклар Казан кинофестиваленнән дә, Татарстаннан да зур тәэсирләр алуларын әйтте. Милана Майар моңарчы Россия бүләкләрен отса да, безнең илгә беренче тапкыр килгән. «Миңа татар мәдәнияте, гореф-гадәтләре ошады. Казан белән танышу өчен вакыт кирәк. Мин Казанны һәрвакыт әйбәт шәһәр буларак искә алачакмын», - дип уртаклашты ул.

Фәризә Җаханова Казанда беренче тапкыр булмаса да, фестиваль һәм шәһәрдән уңай хис-кичерешләр алуын әйтте. «Мин Казанга килемә бик шатмын. Казан халкының күбесенең фестиваль турында белүе сокландырды. Кешеләрнең шәһәрдәге мәдәни чараларны күзәтеп баруы бик күңелле. Бу, әлбәттә, мәгълүмат таратучылар, ММЧның тырышлыгы... Хәтта аэропортта да Казанга мөселман кинофестивале кунаклары килде, дип сөйләшәләр иде. Мин фестивальгә бик рәхмәтле, ул киң масштаблы, фильмнар бик яхшы», - диде ул.

Режиссер Арсен Аракелян күп дусларының Казанны ошатып кайтуларын белдерде. «Мин инде әзер идем, ләкин үз күзләрең белән күрү - бөтенләй башка. Мондагы колоритны берничек тә аңлатып биреп булмый», - дип хисләре белән уртаклашты. Режиссер Казан фестивале ачылышының бик матур һәм кызык булуын аерым әйтеп узды. Кунакларны туган тел уңаеннан узган бәйрәмгә дә чакырганнар. «Мин татар җырларына гашыйк булдым. Концерт искиткеч булды! Мин үземнең фестивальдә катнашучы икәнемне оныттым, үземне турист итеп тойдым. Бу фестивальнең бүләге булды», - диде ул.

«Бертолуччи кино яхшы булса, ул тамашачының милкенә әйләнә, дигән. Мин фестиваль турында шул ук сүзләрне әйтер дем. Фестивальне үзеңнеке дия алсаң, ул синең өчен яхшы дигән сүз. Мөселман киносы фестивале булуга карамастан, бу фестиваль минекенә әйләнде һәм шулай булып калыр да», - дип сүзен йомгаклады А.Аракелян. Аның сүзләрен алкышларга күмделәр.