Көнчыгыш киносының кардиналлары, Голливуд делигациясы һәм Россия кинойолдызлары: XIV Казан халыкара мөселмән кинофестивалендә йолдызлы келәмнән кемнәр үтәчәк?
К ленте новостей

Көнчыгыш киносының кардиналлары, Голливуд делигациясы һәм Россия кинойолдызлары: XIV Казан халыкара мөселмән кинофестивалендә йолдызлы келәмнән кемнәр үтәчәк?

4 Сентября 2018

mailservice (6).jpg

4 сентябрь “Пирамида” мәдәни-күңел ачу коплексында XIV халыкара Казан мөселман кинофестивале ачылу танталасы узачак. Кызыл келәмнән төрле илләрнең танылган актерлары, режиссерлары, продюсерлары һәм кино белгечләре узачак.

Фестивыльның ачылу тантанасына кунак булып миллионлаган тамашачыларның яраткан артистлары – Россиянең кино һәм театр актерлары Ирина Алферова, Эммануил Виторган, Россиянең Дәүләт премиясе лауреаты Марат Башаровлар катнашачак.

mailservice (1).jpg

Казан кинофестивалендә тәүге тапкыр Голливуд делегациясе дә булачак. Төшерү группасы членнары – актер Шон Стоун, актриса Әминә Жаман һәм режиссер Ануар Смаин (“Ось зла”) – үзләренең яңа иҗатларын – хәрби драма “Сугыш коры” - тамашачыларга тапшырачаклар. “Сугыш коры” фильмында Ирак сугышында катнашкан Америка ветераны һәм Лос-Анджелеста качкын хокукында яшәүче Ирак шоферының тормышы күрсәтелү. Аторларның максаты – сугышта катнашу нәтиҗәсендә алган стресс һәм күңел җәрәхәте турында сөйләү. Кызыклы факт: төп рольне башкаручы, Оливер Стоунның улы – актер Шон Стоун 2012 елның февраленда документаль кино төшергәндә Иранда Ислам динен кабул итә.

mailservice (5).jpg

Тагын бер АКШның танылган актеры, чыгышы ягыннан Поляк, Марек Пробош – быелгы форумның жюри составына керәчәк. Бу күренекле кино-, теле-, театр актерын Көнчыгыш Европада “Поляк Роберт де Ниросы” белән чагыштырылар. Пробошның башкрган рольләре 50-дән артык китә, ул Венеция һәм Канн кинофестивальләрендә тапкырлар катнашкан.

mailservice (3).jpg

Исегезгә төшерәбез: жюри составында шулай ук танылган режиссер-документалист Эмануэль Джероза (Италия), Оран халыкара кинофестивале директоры Седдики Ибрагим (Алжир), кыргыз кинорежиссеры, сценарист, продюсер Эрнест Абдыжапаров (“Саякбай. XX гасыр Гомеры” кинокартинасы КМФМКның ачылышында катнаша), СССРның Дәүләт премиясе лауреаты, режиссер Шухрат Махмудов (Узбекистан), кинорежиссер Рашид Фершиу (Тунис), кинорежиссер Октай Миркасыйм (Азербайджан), кино белгече, кинотәнкыйтьче Шериф Авад (Египет), телевизион документаль фильмнар режиссеры, РФның Дәүләт премиясе лауреаты Елена Плугатырева (Россия), төрек режиссеры Мустафа Кара (аның “Каландара суыгы” картинасы КМФМК-2017дә Гран-при яулады), «Казан Кремле» музей-заповеднигы директоры, Россия Хөкүмәтенең Мәдәният өлкәсендәге премиясе лаурияты Зилә Вәлиевалар эшләячәк. Жюрины танылган төрекмәк актрисасы, СССРның халык артисткасы Мая-Гозель Аймедова.

Фестивальне Россиянең мөфтиләр Советы, рәисе, шәех Равил Гайнетдин ачачак.

“Йолдызлы келәм” 17.00 дә старт ала. Тантана 18.30 да башлана.

mailservice (4).jpg

“Быелгы елда фестивальдә Төркия, Миср, АКШ, Кыргызстаннан бөтен киноматографист делегацияләре көтелә, - дип сөйли КМФМКның башкару директоры Миләүшә Айтуганова. – Жюри составында Тунисның данлыклы киноматографисты Рәшид Фершиу, гарәп илендэ танылган кино критигы Шериф Авад да эшлиячәкләр. Фестивальдә эре кинофестивальләр белән бергә хезмәттәшлек итү турында килешүгә кул куячаклар. Күп кызыклы кунаклар – Көньяк Корея профессор–русисты Россиядә региональ кино үсеше өйрәнүче Хонг Сан Ву әфәндедән алып, танылган Америка һәм Европа актерларына кадәр көтелә.