logo
К ленте новостей

КХМКФ матбугат конференциясендә Татарстан режиссерлары республика Кино фонды булдырырга тәкъдим итте

29 Апреля 2019

Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең матбугат үзәгендә фильмнары «Милли кино» номинациясендә катнашучы режиссерлар белән очрашу узды. Журналистларның сорауларына «Водяная» фильмы режиссеры Алексей Барыкин, «Потерянный путь» фильмы режиссеры Әмир Сальянов, «Он, она и робот» фильмы режиссеры Айдар Габдрахманов, «Духовные родники Татарстана» фильмы режиссеры Юрий Гвоздь, «Последний шанс» фильмының сценарий авторы Җәмилә Батрова, «Семь жемчужин» анимация фильмы режиссеры Сергей Киатров, «Вафирә» фильмы режиссеры Розалия Зәкиева җавап бирде.

Очрашу башында һәр автор кыскача гына үз фильмы турында сөйләде.

Үзлегеннән өйрәнгән режиссер Әмир Сальянов тамашачы хөкеменә «Потерянный путь» дип аталган кыска метражлы дебют фильмын тәкъдим итте. Ул гадәти юл иминлеге хезмәткәренең эш көне ахырында килеп чыккан һәм аның тормышын үзгәрткән вакыйга турында. «Бу - 15 минутлык уен фильмы. Аны төшергәнгә инде ике ел булды. Бу фильмны Казанда күрсәтүебезгә бик шатмын», - диде режиссер.

Юрий Гвоздь Татарстандагы этнографик бәйрәмнәр турындагы «Духовные родники Татарстана» документаль фильмын тәкъдим итте. «Документаль кинода темага алыныр алдыннан гаҗәпләнү мөһим. Мин төрле халыкларның милли бәйрәмнәре инешләр һәм чишмәләр янында узуга гаҗәпләндем. Бу - берләштерүче башлангыч. «Родник» сүзе «родина» сүзеннән килеп чыккан, бу үзенә күрә эчке мәгънәгә ия», - дип ассызыклады Ю.Гвоздь.

А.Барыкинның тулы метражлы «Водяная» фильмы ерак татар авылына кайткан балалар турында. Караңгы төндә аларның әниләрен күлдә яшәүче Су анасы урлый. Мулла ярдәме белән балалар әниләрен коткару юлын табарга тиеш. Алексей Барыкин «Водяная»ның киң федераль прокатка чыккан беренче Татарстан фильмы булуын әйтте. Картина Россиянең 54 шәһәрендә, Казахстанда һәм Вьетнамда күрсәтелгән. Кытай һәм Индия фильмны самолетларда күрсәтү хокукын сатып алган.

«Бездән һәрвакыт фильмның бюджеты күпме, дип сорыйлар. Хәзер прокат туктады һәм мин аның бюджетын әйтә алам. «Водяная» 3 миллион сумга төште, шуларның 2 миллионын Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүлеп бирде, 1 миллионы - продюсер Владимир Братухин акчасы», - дип хәбәр итте А.Барыкин. Аның сүзләренчә, бөтенроссия прокатына чыккан фильм өчен бу сумма бик кечкенә. Шуңа күрә прокат беткәнче фильмның бюджетын әйтмәгәннәр.

«Хәзер без прокатта 3 миллионнан артык акча җыйдык. Шушы арада «Водяная»ның санлы (цифровая) прокаты башланды. Фильм хакында яхшы фикерләр һәм рецензияләр булды», - дип белдерде режиссер. Шул ук вакытта ул Россиядә үзен акларлык фильм төшерүнең катлаулы булуын әйтте. «Водяная»ның прокаттагы уңышын ул могҗиза дип атады.

Айдар Габдрахмановның «Он, она и робот» фильмы робот ясау белән шөгыльләнүче Лиза исемле яшь программист турында. Кызга әлеге модельны сынарга кирәк, ләкин бу эш шактый куркыныч. «Фильм 21 минутлык, ләкин без аны бер ел төшердек», - дип хәбәр итте режиссер.

Сергей Киатровның «Семь жемчужин» фильмында әкияткә эләккән үсмер турында сүз бара.

«Вафирә» - җырчы Вафирә Гыйззәтуллинага багышланган кыска метражлы документаль фильм. «Ул искиткеч талантлы хатын-кыз иде. Кызганыч, юл казасында һәлак булды, ләкин аның җырлары яңгырый», - дип уртаклашты Розалия Зәкиева.

«Последний шанс» фильмы уңышка ирешкәннән соң дусларыннан ераклашкан ир-ат турында. Язмыш аңа хаталарын төзәтергә мөмкинлек бирә. «Бу - студентлар командасы төшергән фильм, безнең дебют. Фестивальгә эләгү безнең өчен кызыклы тәҗрибә», - диде Җәмилә Батрова.

Татарстан кинематографына дәүләт ярдәме темасы режиссерлар арасында җанлы фикер алышу кузгатты. Юрий Гвоздь Татарстанда кинематография үсеше күзәтелә, дигән фикер белдерде. Шулай да ул, республикада спортка зуррак игътибар бирелә, дип әйтеп алды. «Кинематограф – ул җитештерү базасы таләп итүче сәнгать төре, - диде ул. – Безнең киностудия булырга тиеш. Ул барлык техник, финанс ресурсларын, кадрларны үзендә туплаган үзәк буларак корылырга тиеш. Ә иҗат кешеләре анда идеяләре белән килә алыр иде».

Айдар Габдрахманов кинематограф дәүләткә генә бәйле булмасын, ә шәхси инвестицияләр дә җәлеп итсен дигән теләген белдерде. «Голливудта дәүләт кинога күпме акча бирә дип сорауны күз алдына да китереп булмый. Алар өчен кино - коммерция проекты. Шәхси инвесторлар кинематографта үзләренең проектларын аклый алыр дип өметләнәм», - диде ул.

Алексей Барыкин Россиядә кино төшерүчеләргә прокатка чыгу бик кыен, дип белдерде. «Без генә түгел, ә танылган Россия режиссерлары да прокатка чыга алмый, - диде ул. - Без республикада зур булмаган бюджетлы фильмнар күрсәтеп, аларга киткән акчаны кайтарырга тырышып карый алабыз».  

«Россиядә нәтиҗәле эшләүче Кино фонды булдырдылар. Ахыр чиктә Татарстан да шул юлга килер, Кинематографистлар берлеге белән бер системага кергән үзәкләр булдырылыр дип уйлыйм. Бергәләп безнең киноны Россия һәм халыкара прокатка алып чыгачак «дулкын»ны кузгата алырбыз», - дип тәкъдим итте А.Барыкин.

Исегезгә төшерәбез, «Милли кино» номинациясендә Татарстан режиссерларының төрле жанрдагы 15 фильмы көч сынаша.