КХМКФ һәм Шарм-Әл-Шәехтагы кинофестиваль белән хезмәттәшлек турында килешүгә кул куелды.
К ленте новостей

КХМКФ һәм Шарм-Әл-Шәехтагы кинофестиваль белән хезмәттәшлек турында килешүгә кул куелды.

6 Сентября 2018

Казан халыкара мөселман кинофестивале һәм Шарм-Әл-Шәехтагы Гарәп һәм Ауропа кинофестивале җитәкчеләре Миләүшә Айтуганова һәм Магди Әхмәд Али форумнар арасында хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйдылар. Килешүгә кул кую тантанасында Мисыр делегациясе составында Мәскәүдәге Мисыр вәкиллегенең мәдәният буенча сораулар киңәшчесе Усама Әл-Сәрүи дә катнашты.

1-27.jpg

“Безнең тамашачы хәзерге вакытка кадәр Мисыр кинематографиясенең нинди хәлдә икәнлеген әле аңламаган иде. Хәзер исә Мисыр режиссерлары төшергән фильмнар Казанда һәм Татарстанда үз тамашачысын тапты дип ышанып әйтә алам. Бу килешү алдагы элемтәләр өчен ныклы этәргеч булыр дип өметләнәм,” – дип белдерде Миләүшә Айтуганова.

1-31.jpg

КХМКФ нигезендә тантанадан соң Мисыр киносы көннәре программасы рәсми рәвештә ачылды.

Тамашачылар Мисыр режиссерлары Әхмәт Әмирнең “Үбү тыела”, Мөхәммәт Ханның “Җәй узганчыга кадәр”, Кәрим Хәнәфинең «Озату капкалары», Мөхәммәт Хәммәтнең «Уңган яшел» фильмнарын күрә алачак.

Фотолар монда