Казан кинофестиваленең халыкара кинопроектлар питчингы исемлегенә 16 проект керде
К ленте новостей

Казан кинофестиваленең халыкара кинопроектлар питчингы исемлегенә 16 проект керде

22 Августа 2022

XVIII Казан халыкара мөселман киносы фестивале кысаларында халыкара кинопроектлар питчингында катнашучыларның шорт-листы игълан ителде. Быел исемлек киңәйтелде, һәм вәгъдә ителгән 10 проект урынына программага 16 эш керде. 56 гаризадан Мисыр, Төркия, Һиндстан, Испания, Германия, Ливан, Үзбәкстан, Иран, Казахстан, шулай ук Россия төбәкләреннән катнашучылар сайлап алынды.

"Проектларны сайлаганда без тынычлык, дин, толерантлык, шулай ук гаилә, мәхәббәт, дуслык, тугрылык, хезмәт сөючәнлек кебек гомумкешелек кыйммәтләре идеяләрен сыйдырган эшләргә игътибар иттек. Киләчәктә киң аудиториягә тарату өчен Татарстан копродукция төшерергә әзер, шунлыктан уртак фильм җитештерүгә юнәлтелгән проектлар өстенлекле булды", - дип сөйләде XVIII Казан халыкара мөселман кинофестиваленең башкарма директоры Миләүшә Айтуганова.

Питчинг исемлегенә төрле темаларга багышланган һәм төрле жанрларда иҗат ителгән проектлар керде. Мисал өчен, Мисыр чемпионатларда катнашу хокукы өчен көрәшүче футболчы хатын-кызлар турында спорт драмасын тәкъдим итте. Төркия төрле буын кешеләренең дөньяга карашына басым ясаган. Һиндстан проекты тамашачыга киләчәк апокалипсис турында белеп алган дүрт кеше турында сөйли.

Күренекле шәхесләр тормышына багышланган тарихлар да шорт-листта үз урынын алды. Мәсәлән, Үзбәкстан Татарстан белән берлектә татар дин белгече, фәлсәфәче һәм тарихчы Шиһабетдин Мәрҗани турында фильм төшерү теләген белдерде. Ә Ливан авторы дин темасына мөрәҗәгать иткән.

Казахстан һәм Россия кинематографистлары тарафыннан тоталитар режимның һәм тынгысыз кешенең каршылыгы турында кызыклы проект эшләнгән. Төп герой – табигать кочагында туган һәм үзендә иң югары рухи кыйммәтләрне тәрбияләгән хатын-кызга ачлык, куылу, кадерле һәм якын кешеләренең үлеме кебек авыр киртәләрне узарга туры киләчәк. Тик аның рухы сынмый, аның ахыргы сүзе әле әйтелмәгән.

Исегезгә төшерәбез, халыкара кинопроектлар питчингының төп бурычы – Татарстан Республикасы белән Россия төбәкләрендә, шул исәптән чит илләр катнашында кино җитештерү юнәлешен үстерү. Бу сәләтле кинематографистлар өчен үз мөмкинлекләрен һәм потенциалын күрсәтү ысулы: проектларны дөньяның төрле илләреннән җыелган белгечләр төркеме бәяләячәк – алар иң яхшы проектларны гамәлгән ашырырга ярдәм итәчәк.

Моннан тыш, халыкара питчинг нәтиҗәләре буенча җиңүче сайланачак: ул 500 мең сум күләмендә акчалата бүләк алачак. Премия Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы тарафыннан гамәлгә куелган.

Искәртеп узабыз, 2019 елда узган беренче питчинг нәтиҗәләре буенча ике фильм дөнья күрде: Татарстан белән Казахстанның Галимҗан Ибраһимов повесте буенча төшерелгән «Тарлан» копродукциясе һәм Зифа Кадыйрованың «Сагынырсың — мин булмам» әсәре буенча төшерелгән «Сөмбел» татар-үзбәк фильмы.

Халыкара кинопроектлар питчингы эшләрен яклау 9 сентябрьдә Казан мәдәният институтында узачак. Катнашучыларны теркәү 9:00 сәгатьтә башлана.

XVIII Казан халыкара мөселман киносы фестивале 7-11 сентябрьдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Мәдәният министрлыгы ярдәме белән, шулай ук «Россия — Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме белән партнерлыкта узачак.