Казан кинофестивале Голливудка барып җитте
К ленте новостей

Казан кинофестивале Голливудка барып җитте

26 Февраля 2018

Бүген Мисырда II Асуан халыкара хатын-кызлар киносы фестивале тәмамлана, анда Татарстан делегациясе дә катнаша. Фестиваль кысаларында, Казан халыкара мөселман киносы фестивален презентацияләү өчен аерым көн бүлеп бирелде. Асуанда узган дөньякүләм масштабтагы кинофорумда, Казан халыкара мөселман киносы фестивале, презентацияләнгән бердәнбер проект булды.

Хатын-кызлар киносы фестивалеикенче генә ел үткәрелүгә карамастан, ул узенә Франция, Германия, Италия вәкилләренең игътибарын җәлеп итә алды, гарәп дөньясы илләре турында сүз дә юк.

Нил ярларына Татарстаннан 12 кешелек делегация килде, алар арасында “Татаркино” мәдәният оешмасы хезмәткәрләре, беруквакытта Казан фестиваленең вәкилләре: “Татаркино” директор урынбасары Зөфәр Давлетшин, кинофестиваль дирекциясе әгъзалары Алия Бильданова һәм Гүзәл Шавалеева, сценарий авторы һәм “Халима” киносының режиссеры, Асуан кинофестиваленең әгъзасы Юлия Захарова.

Казан федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр Институты профессоры, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү, Мохаммад Аль-Альмари һәм аның студентлары, гарәп телен һәм мәдәниятен өйрәнучеләр, гарәп дөньясы вәкилләре белән очрашулар оештыруда һәм аралашуда зур өлеш керткәннәр.

Казан халыкара мөселман киносы фестивале презентациясе Асуан кинофестиваленең программасына алдан ала кертелгән иде һәм катнашучылар арасында шактый зур кызыксыну уятты. Казан фестиваленең дирекция вәкилләре билгеләп үттеләр, рәсми презентацияләр башланыр алдыннан, Татарстан кинематографистлары делигациясе вәкилләре яныны бутән ил кинематографистлары килделәр, якыннанрак танышу теләге белән.

Асуан хатын-кыз киносы фествале директоры Мохаммед Али Абдельхалек дә фестивалләр арасында хезмәттәшлекне югары бәяләде. “ Без рухларыбыз буенча якын, Татарстан җитештергән киноларның төп темалары мисыр халкына актуль һәм аңлаешлы”, - дип ассызыклады ул.

Үз чиратында, “Татаркино” директор урынбасары Зөфәр Давлетшин оештыручыларга чакыру өчен рәхмәтен белдерде һәм кинофорумда катнашучыларны үз кинофильмнарын Казан мөселман киносы фестиваленә җибәрергә өндәде. “Без дин, этника, география билгеләре буенча чикләмибез, - билгеләп үтте Давлетшин, - Иң мөһиме, бу фильмнарда төп фикер булып кешелеклелек, дуслык, толерантлылык сыйфатлары булсын».

Презентациядән соң катнашучыларга Юлиия Захарованың “Халима” фильмы күрсәтелде. Фильмны гарәп теленә күчерү һәм Мисырның киң тамашачысына тәкъдим итәргә уйладылар.

Казан фестивале белән хезмәттәшлек итәргә яшь танылган режиссерлар теләк белдерделәр. Татарстан делегациясе “Мисырның Никита Михалковын” тәкъдим иттеләр - ул режиссер, кино җитештерүче компаниянең хуҗасы Исмаил Мурад. Ул үз фильмнарын тамашачы хөкеменә һәм Казан фестиваленең жюриены гына күрсәтергә түгел, шулай ук уртак продукцияне җитештерү буенча хезмәттәшлек итәргә тәкъдим итте. Шулай ук аның белән Мисыр киноларын Татарстанда күрсәтү мөмкинлеге турында фикер алыштылар.

  Танылган америка актеры, дөнья күләм йолдыз Дэнни Гловерны күрү Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең вәкилләре Татарстан делегациясенә үтә дә әһәмиятле булды. Актер үзенең Казанга киләчәген, үзе төшкән киноны күрсәтәчәген һәм казан тамашачысы белән әнгәмә булачагын раслады. Хәзер Казан халыкара мөселман киносы фестивале турында Голливудта да беләләр.

Татарстанлылар белән мисырлыларны Taiba TV җирле телеканалында таныштырдылар. 30 минут дәвамында татарстанлылар туры эфирда кинематография үсеше, туризм, Россиядә хатын-кыз урыны турында сөйләделәр.

Асуан халыкара хатын-кызлар киносы фестивале үз эшен 26 февралдә тәмамлый.

Халыкара кинофорум тәмамлангач нәтиҗәле эш буенча кара-каршы хезмәттәшлек башлана, уртак кинопроизводство һәм ике як -Татарстанда һәм Мисырда, фильмнарны популярлаштыру буенча.