Гаризалар буенча яңа рекорд, танылган кунаклар һәм яңа мәйдан - XIV КМФМК тагын нәрсә белән куандырачак?
К ленте новостей

Гаризалар буенча яңа рекорд, танылган кунаклар һәм яңа мәйдан - XIV КМФМК тагын нәрсә белән куандырачак?

9 Июля 2018

9 июль көнне ИА “Татар-информ”да пресс-конференция узды, алдагы XIV Казан халыкара мөселман киносы фестиваленә багышланган, ул 2018 елның 5 сентябреннән 11 сентябренә кадәр узачак.

Кинофорум үткәрү буенча әзерлек, заявка бирү компаниясе нәтиҗәләре, программасы, жюри составы турында пресс-конференциядә  әйтеп үтте Казан кинофестиваленең башкарма директоры, «Татаркино» директоры Миләүшә Айтуганова.

Журналистлар белән аралашу барышында Миләүшә Айтуганова кинофестивалгә әзерлек турында актуаль сорауларга  җавап бирде  һәм быелның яңалыклары хакында сөйләде. Пресс-конференция вакытында сораулар турыдан-туры трансляция караган тамашачылардан да керде.

Елда Республиканың иң масштаблы кинофорумына, катнашучыларлардан тыш, махсус кунаклар да чакырыла. Быел фестивальгә яраткан төркия сериалы “Великолепный век”  актеры чакырылды.

“Сериалны иҗат итүчеләрдә җавап көтәбез, - дип билгеләп үтте Айтуганова. – Былтыр алар килсеннәр иде дип хыялланган идем. “Великолепного век”ның актеры фестивальнең мәртәбәле кунагы була алачагы берничә көннән билгеле булачак.

Алда әйтелгәнчә,  КМФМК-2018 нең тагынбер күренекле кунагы, америка актеры Дэнни Гловер булачак. Аның фестивальгә киләчәге август ахырында билгеләнәчәк.

 Казан кинофестиваленең башкарма директоры фестивальнең бюджетын әйтеп үтте: быел ул 30 млн. сумга  якын. Айтуганова әйтүенчә, бу сумма берничә гранттан тора: “ 1 млн. 929 мең сумлык грант “Татаркино”га фестиваль үтткәрергә бирелә. Президент грантлары һәр елның башында бирелә. Моннан тыш, ТР Мәдәният министрлыгы ягыннан буленеп бирелгән 5 млн. акча бар, аларны быел “Татаркино” аша уйнатачаклар. Төгәл сумманы ТР Мәдәният министрлыгында ачыклыйсы бар, өстәмә акчалар ел саен үзгәрәләр.”

Шулай ук, алдан безнең сайтта шорт-лист нәшер ителгән иде, кайда 56 илдән 967 гариза теркәлгәне күренә – бу рекордлы сан.

Конкурс программасы быел 65 кинодан тора. Ул милли конкурс эшләре белән тулуланды: бу номинациядә шорт-лист буенча 15 кино, гадәттә 10 гына була иде.

Конкурстан тыш программада алдагы категорияләрне билгеләделәр: “Россия – Ислам дөньясы”, “Мәдәниятләр диалогы”, “Балачак кинодөньясы” һәм “Кинопробы”.

Конкурс һәм конкустан тыш программаларга параллель программалар да кертелгән: алар үзләренә ерак Көнчыгыш илләре кино көннәре, яңа кинолар һәм”Хузур-ТВ” телеканалын, көнчыгыш киносы фестивальләрен презентацияләү кертелгән.

Фестиваль  кысаларында Михаил Пореченков, , Ирина Алферова, Екатерина Климова, Камил Ларин, Марат Башаров, Эммануил Виторган һәм башкалар белән  иҗади очрашулар планлаштырылган.