“Евразия” фестивале Казан ХМКФ белән хезмәттәшлеккә кул куйды
К ленте новостей

“Евразия” фестивале Казан ХМКФ белән хезмәттәшлеккә кул куйды

7 Сентября 2018

Казан халыкара мөселман кинофестивале директоры Миләүшә Айтуганова һәм Казахстандагы “Евразия” халыкара фестивале программа җитәкчесе Диана Әшимова хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйдылар. Бу церемониядә Төрки кино ассоциациясе әгъзасы, продюсер Канат Төрәбай да катнашты. Искәртеп узыйк, бер көн элек Шарм-әл-Шәехтагы кинофестиваль, Женеваның Көнчыгыш кинофестивале һәм Истанбулның “Төрки дөнья” документаль кинофестивальләре белән шундый төрдәге килешүгә кул куелган иде.

1-4.jpg

Ел саен КХМКФда һәр номинациядә диярлек казах режиссерлары башкарган фильмнар тәкъдим ителә. Бу юлы да А. Ильхамҗанов һәм Б. Габдрахмановларның “Әни”, Я. Белкөҗәевең “Мин кайттым”, Р. Мәликовның “Ныклык” һ.б. фильмнар күрсәтелде. 

“Татарстан – ул Казахстанга якын, тугандаш республика. Безнең телләребез, тарихыбыз, менталитетыбыз, сәнгатебез, фәнебез охшаш. Язмыш безне очраштыруына бик шаттыр дип өметләнәм. Алма-Атада без режиссер, актер Шәкин Әймәновка багышланган яңача фестиваль ачачакбыз. Басым төрки телле дөнья мәдәниятенә ясалачак. Сезнең күркәм фестиваль белән киң хезмәттәшлеккә өметләнәм,” - дип чираттагы Казахстан кинопроекты белән таныштырып узды Шәкин Әймәнов.

1-22.jpg

Миләүшә Айтуганова Татарстан якын арада Казахстан белән уртак фильм төшерү буенча хезмәттәшлек итү турында килешергә өметләнә дип өстәде.

Фоторәсемнәр монда