«Эхо фестиваля» якынлаша...
К ленте новостей

«Эхо фестиваля» якынлаша...

3 Декабря 2018

Бу атнада барлык республика буйлап «Эхо Казанского кинофестиваля» чарасы башланып китә.

Казан мөселман киносы фестиваленең иң яхшы фильмнары татарстанлыларны декабрь ае буе сөендерәчәк.

Казанлылар «Эхо Казанского кинофестиваля» программасын 3 нче декабрьдән 9 нчы декабрьгә кадәр «Мир» кинотеатрында күрә ала.

Билет бәясе: 100 сум.

Көтеп калабыз!

«Эхо Казанского кинофестиваля» чарасының «Мир» кинотеатрындагы программасы белән түбәндәге сылтама буенча таныша аласыз.