Казан фестивалендә Түнис киносы көннәре башланып китте
К ленте новостей

Казан фестивалендә Түнис киносы көннәре башланып китте

24 Апреля 2019

XV Казан кино фестивале барышында «Мир» кинотеатрында Түнис киносы көннәре ачылды. Презентациядә гарәп һәм француз телләре укытучысы, юрист, профессор Акила Омри катнашты. 

"Франциянең колониаль хакимияте чорында Түнистә фильмнар күбесенчә Француз кинематографистлары тарафыннан төшерелгән. Түнис җитештерүендәге беренче тулы метражлы кино фильмнары 1923 нче елда барлыкка килә. Бәйсезлек яулап алганнан соң, 1956 нчы елда фильмнар җитештерү һәм кино прокаты буенча Түнис акционерлык җәмгыяте оештырыла. Эшләрнең күп өлеше кыска метрлы документаль картиналар, аз өлеше – уенлы, - диде Акила Омри. - 2010-2011 нче елларда Гарәп языннан соң, Түнис режиссерлары кино төшерү эшенә тулы ирек ала. Аларның фильмнары Ауропага якынрак һәм кыюрак була башлый». 

Бүген фестивальнең афишасында-төрле илләрнең кино җитештерүчеләре белән бергә эшләгән Түнис режиссерларының дүрт картинасы урын алган: режиссер Каутер Бен Ханиянең «Красавица и псы» драмасы; Гарәп язына кадәр берничә ай кала үсеш алган революционер сурәт - «Күз ачам»; хатын-кызлар өчен «Эль - Джайда» режимга каршы көрәш турындагы фильм; үзе һәм яраткан кызы турында “Хеди“ драмасы. 

“Әлеге фильмнар безгә хәзерге заман турында сөйли, Түнис мәдәнияте тирәсендә оешкан стереотипларны һәм мифларны җимерә", - дип тәмамлады Акила Омри.