Казан кинофестивалендә чит ил һәм Россия вузлары хезмәттәшлек килешүләре төзеде
К ленте новостей

Казан кинофестивалендә чит ил һәм Россия вузлары хезмәттәшлек килешүләре төзеде

26 Апреля 2019

Бүген XV Казан халыкара мөселман киносы фестивалендә чит ил һәм Россия вузлары хезмәттәшлек турында килешү төзеде. Бу хакта карар Казан Кремленең «Манеж» күргәзмә залында узган «Кино һәм мәгариф. Халыкара тәҗрибә» конференциясендә кабул ителде. Исегезгә төшерәбез, түгәрәк өтәл башлангачы монда Казан кинофестиваленең юбилеена багышланган күргәзмә ачылды.

Очрашуны башлап, КХМКФ башкарма директоры Миләүшә Айтуганова бу конференциянең Казан кинофестивале тарихында кино тармагында белем бирүгә багышланган беренче чара булуын әйтте. «Без Россия һәм чит ил вузларын чакырып, тәҗрибә уртаклашырга һәм кино тармагындагы проблемалар турында фикер алышырга булдык», - дип бедерде ул.

Конференция Сочи халыкара кинофестивале (Sochi International Film Festival and Awards/SIFFA) белән таныштырудан башланды. Аның турында фестивальнең директоры Любовь Балагова сөйләде. Исегезгә төшерәбез, Казан кинофестивале Сочи кинофестивале белән хезмәттәшлек турында килешү төзеде.

«Без - Россия-Британия халыкара кинофестивале. Безнең «Ирида» статуэткасы күпердә тора. Безнең фестивальнең концепциясе мәдәният «күпере» булуда», - диде Л.Балагова. SIFFA кинофестивале 2016 елда туган. Шул вакыттан бирле ул Сочида да, Бөекбританиядә дә уздырылган. Әлеге кинофестиваль беренче чиратта яшь авторлар өчен.

«Без үзебезнең кинофестиваль турында танылган халыкара вузларга сөйләү һәм Казан кинофестивале белән килешү төзү мөмкинлегенә ия булдык. Бу уңайдан мин нык тәэсирләндем», - дип уртаклашты Л.Балагова. Ул шулай ук фестивальнең үз вебсайты булуын һәм студентларның анда үз фильмнарын бушлай җибәрә алуын да әйтте.

Кыргыз-Төрек «Манас» университетында телевидение, радио һәм кино өчен белгечләр әзерләү үзенчәлекләре турында коммуникацияләр факультеты деканы, «Радио, телевидение һәм кино» бүлеге башлыгы Молдосәйет Мәмбетакунов сөйләде. Анатолия университеты (Төркия) белән КХМКФ катнашучыларын кино һәм телевидение факультеты вәкиле Гюлискан Осгур таныштырды.

Санкт-Петербург дәүләт кино һәм телевидение институтының проектлар эшләү тәҗрибәсе белән икътисад фәннәре кандидаты, экран сәнгатьләре факультеты деканы Павел Данилов уртаклашты. Бөтенроссия дәүләт кинематография институтының (ВГИК) өстәмә белем һәм тәрбия бирү буенча проректоры Ольга Клеменова студентлар фильмнарының халыкара фестивален уздыру һәм чит ил студентлары белән эшләүнең төрле формалары хакында сөйләде. Казан дәүләт мәдәният институтының төрле кафедралары мөдирләре фестиваль кунакларына вузның эше һәм уңышлары турында мәгълүмат бирделәр.

Очрашу ахырында чит ил һәм Россия вузлары хезмәттәшлек турында бөркетмә төзергә карар итте. Аның нигезендә уртак мастер-класслар, семинарлар һәм студентлар өчен стажировкалар уздыру планлаштырыла.