Болытбәк Шәмшиев: «Мин Татарстан халкының рухы, кыюлыгы һәм тәвәккәллеге белән горурланам»
К ленте новостей

Болытбәк Шәмшиев: «Мин Татарстан халкының рухы, кыюлыгы һәм тәвәккәллеге белән горурланам»

25 Апреля 2019

XV Казан кинофестивалендә кыргыз кинорежиссеры, сценарист, актер, фикер иясе, СССР һәм Кыргыз ССР халык артисты Болытбәк Шәмшиев белән очрашу булды. Ул Чынгыз Айтматовның повете нигезендә төшерелгән «Ак теплоход» фильмы турында сөйләде. Шулай ук Казанга килүе турында хатирәләре белән уртаклашты, Татарстан тамашачысы белән тормыш кыйммәтләре турында фикер алышты һәм Айтматовлар гаиләсе турында сөйләде.

«Мин сезнең рух, кыюлык, тәвәккәллегегез белән горурланам. Татарстанда яшәүчеләр - легендар кешеләр, - диде чыгышында режиссер. - Бу минем Татарстанга дүртенче мәртәбә килүем. Казанга килгән саен мин Айтматовлар гаиләсен искә төшерәм. Сезнең туфрак Чыңгыз Айтматовның әнисе - Нәгыймә Абдувәлиеваны биргән. Ул барлык тормыш сынауларын җиңеп, дүрт бала үстереп чын батырлык кылган. Язучының тууына 85 ел тулу уңаеннан мин аның апасы һәм улы белән Татарстан башкаласына килдем. Без университетларда, мәктәпләрдә булдык. Сезнең халыкның Чыңгыз Айтматовка зур мәхәббәте мине сокландырды», - дип уртаклашты Болытбәк Шәмшиев.

Режиссер үзенең «Ак пароход» картинасы турында сөйләде. Фильмның вакыйгалары Иссык-Күл янында тыюлык-кордонда яшәүче гаиләдә бара. Фильмда төп рольләрне ятим малай һәм аның Момун исемле бабасы башкара. Малай бабасы сөйләгән халык риваятьләре нигезендә тәрбияләнә.

1975 елда «Кыргызфильм» киностудиясендә төшерелгән фильм дәрәҗәле бүләкләргә лаек була. 1977 елда сценарист һәм режиссер Болытбәк Шәмшиев, сценарист Чыңгыз Айтматов, оператор Манасбек Мусаевка СССР Дәүләт премиясе тапшырыла. Шул ук елда картина Италиянең Тренто шәһәрендә Халыкара кинофестивальдә Гран-при яулый. Бер ел элек фильм Карловы Вары халыкара кинофестивалендә Чехословак-совет дуслыгы Үзәк комиссиясе бүләген алган була.

Шәмшиев Чыңгыз Айтматов әсәрләре нигезендә башка фильмнар да төшерелүен әйтте. Бу - «Ранние журавли» (1979) һәм «Восхождение на Фудзияму» (1988) картиналары. Ә язучының даһилыгын үзенә төрле дәрәҗәдәге кешеләрне җәлеп итә белеүендә дип саный ул.

«Ул һәрвакыт иң әһәмиятле темалар - мәрхәмәтлек, явызлык, әдәп темаларына кагыла. Дөнья мәрхәмәтлектән башка яши алмый. Без, кешеләр, үзебездә түбәнлек һәм кабәхатлектән баш тартырга көч табарга тиеш. Чөнки кешедә иң мөһиме - ул горурлык һәм намус», - дип нәтиҗә ясады Болытбәк Шәмшиев.

Очрашу «Ак пароход» фильмын күрсәтү белән тәмамланды.


Фото

Видео