logo
К ленте новостей

Бэ Чхан Хо: «Фильмнарымда мин кешеләрне берләштерү көченә ия хис - мәхәббәт турында сөйлим».

29 Апреля 2019

«Мир» кинотеатрында XV юбилей КХМКФ махсус программасы «Корея киносы көннәре» ачылды. Кинофестиваль кунагы - режиссер, актер һәм сценарист Бэ Чхан Хо үзенең махсус программага кергән фильмнарын күрсәтте һәм Көньяк Корея кинематографы тенденцияләре турында сөйләде. Бэ Чхан Хо юбилеен билгеләүче Казан халыкара мөселман киносы фестивалендә катнашырга шат булуын, Казанның аңа яраткан язучысы Лев Толстойның монда яшәве белән дә якын икәнен белдерде. 

Режиссер, быел Корея кинематографы 100 еллык юбилеен билгели, диде. Беренче корея фильмы 1919 елда төшерелгән. 1945 елга кадәр Корея Япониянең колониясе булуга карамастан, кинематограф актив үсештә булган, күпсанлы фильмнар төшерелгән, Япониягә каршылык белдергән фильмнар аеруча популярлык казанган. 

Бэ Чхан Хо Корея кинематографының алтын чорының XX гасырның 60нчы елларына туры килүен әйтте. Бу чорда Көньяк Кореядә берничә ел эчендә 200дән артык фильм төшерелә һәм кинематограф бик популяр «массакүләм мәгълүмат чарасы» була. Цензура кертелү һәм телевизион драма жанры барлыкка килү сәбәпле 70нче елларда кинозалларда тамашачылар саны кими. «1980нче елларны Корея киносының ренессансы дип атарга мөмкин: үз колориты булган авторлык фильмнары барлыкка килә, аларны чит илләрдә дә таный башлыйлар. Им Квон Тхэкның «Вознесись!» фильмы 1989 елда Мәскәү кинофестиваленең бүләген ала», - дип сөйләде режиссер. Аның сүзләренчә, 90нчы елларда Корея киноиндустриясенең үсешенә эре корпорацияләрнең инвестицияләре ярдәм иткән. «Фильмнарның бюджетлары да, техник сыйфаты да үсә. 10 миллионнан артык тамашачы җыя алган корея блокбастерлары төшерелә», - дип хәбәр итте Бэ Чхан Хо. 

Режиссер киноиндустрия үсү белән кинематографны коммерция һәм бәйсез, авторлык киносына бүлү башланды, дип ассызыклады. Ул үзенең эшләрен икенче категориягә кертә. «Кино акылга һәм күңелгә җим бирерлек сәнгать булырга тиеш», - диде ул. Үзенең «Люди в исламе» дип аталган беренче фильмын ул 1982 елда төшергән. Берничә ел дәвамында чит илләрдә күрсәтү тыелган булса да, тамашачы аны яраткан. Барлыгы Бэ Чхан Хо 18 картина төшергән. Казанга ул үзенең ике фильмын - «Мое сердце» (1999) һәм «Дорога» (2004) картиналарын алып килгән. 

«Дорога» фильмы Кореядагы провинцияләрнең берсенең сугыштан соңгы чоры тормышына һәм анда яшәүче кешеләрнең мөнәсәбәтләренә багышланган. Фильмда төп рольне режиссер үзе уйный. Вакыйга 1956 елда башлана һәм 20 ел дәвамында геройларның тормышында аның кайтавазы сизелә. «Мин кичерү дигән мөһим төшенчә турында сөйләргә теләдем. Фильмда Кореяның гүзәл табигатен һәм узган гасыр уртасында кешеләрнең күңелендә булган ихласлыкны күрә аласыз. Кореяның хәзерге тормышында миңа андый геройны табу кыен булыр иде, шуңа күрә мин ул чор героен сайладым», - дип сөйләде Бэ Чхан Хо. 

«Мое сердце» да вакыйгалар XX гасырның 20-30нчы елларында бара. Фильм «гади корея хатын-кызына» һәм аның мәхәббәт тарихына багышланган. «Миңа Лев Толстойның: «Сәнгать - кешеләрне берләштерүнең бер ысулы» дигән сүзләре ошый. Фильмнарымда мин кешеләрне берләштерү көченә ия булган искиткеч хис - мәхәббәт турында сөйлим», - дип әйтте Бэ Чхан Хо.