logo
К ленте новостей

Арво Ихо: «Хыялым — Казанда фильм төшерү»

29 Апреля 2019

XV Казан халыкара мөселман киносы фестивалендә эстон сценаристы, режиссер, оператор һәм продюсер Арво Ихо белән очрашу узды. Ул үзенең 1990 елда төшерелгән «Сестра милосердия — только для сумасшедших» фильмын күрсәтте. 

Фильмда вакыйга үзәгендә - яшь пациентка күңел тынычлыгы, тормышка мәхәббәт һәм ирлек ышанычы табарга булышкан шәфкать туташы. Аның бу эшен туганнары да, хезмәттәшләре дә, егетнең әти-әнисе дә гафу итми.

«Төп рольне Маргарита Терехова (Совет һәм Россия актрисасы, РФ халык артисты, СССР Дәүләт премиясе лауреаты — ред.) уйнады, - дип сөйләде режиссер. - Бөтенроссия Дәүләт кинематография институты (ВГИК) студенты булган чакта мин Мосфильмда практика уздым һәм Андрей Тарковскийның «Зеркало» фильмын төшерү барган павильонга эләктем. Шунда Терехованы күреп аңа гашыйк булдым. 15 елдан аңа фильмда роль тәкъдим иттем: сценарий актрисаны сокландырды һәм ул риза булды». Шулай ук фильмда Михкель Смелянский, кече Хендрик Тоомпере, Лембит Ульфсак, Хендрик Тоомпере, Вия Артмане, Мария Авдюшко төшкән. Фильмдагы вакыйга Мәскәүнең Склифосовский институтында чынбарлыкта булган хәлләргә нигезләнгән. Сценарийны Марина Шептунова язган.

«Фильм Эстониядә шактый зур тавыш куптарды. Төп героиняның рус хатын-кызы булуына, ә эстоннарның беркадәр ирония аша күрсәтелүенә ризасызлык белдерүчеләр булды. Мин моны махсус эшләдем. Ул - Советлар союзы җимерелгән чор. Ул чакта кешеләрне милләтенә карап бәяләү гадәткә керде. Бу минем ачуымны чыгара иде. Мин «эстон булсаң, син начаррак» дип гадиләштереп фикер йөртүгә каршы чыктым. Кешеләр бу фильмның гомумкешелек асылын лютеран чиркәве руханиеның мәкаләсе чыккач кына аңлый башлады», - диде Арво Ихо.

Картина күп халыкара бүләкләргә лаек була. Шуларның өчесе - Франция, Голландия, Россия кинофестивальләре бүләкләре - иң яхшы хатын-кыз роле өчен Маргарита Тереховага бирелгән. Германиядә фильм Мангейм авторлык фильмнары фестиваленең гран-приен һәм экуменик жюриның гуманизм өчен бүләген алган. 1991 елда фильм Венеция кинофестиваленең төп конкурсына уза, ләкин аңарчы Италиянең Пезаро шәһәрендә премьерасы булганлыктан, анда күрсәтелми. 

Ихо университетларда һәм киномәктәпләрдә укытуда зур тәҗрибәгә ия булуын әйтте. Хәзер ул Эстониядә киномәктәптә эшли. Режиссер Халыкара мөселман киносы фестивалендә беренче тапкыр гына түгел - ул монда инде жюри составында эшләгән, Казанга үзенең «Приморская Эстония» фотосурәтләре экспозициясен алып килгән булган. Арво Ихо үзенең Татарстан башкаласына кагылышлы күптәнге хыялы турында да сөйләде. «Мине Казан белән сезнең сценарист Нәргиз Нуриева бәйли. Ул «Анаис» фильмы өчен яхшы сценарий язды. Минем хыялым — бу фильмны сезнең искеткеч матур шәһәрегездә төшерү. Бик назлы картина килеп чыгарга тиеш», - диде ул.

«Сестра милосердия»дан кала, режиссёр башка тулы метражлы фильмнар да төшергән. Алар арасында: «Игры для детей школьного возраста» (1985), «Наблюдатель» (1987), «Сердце Медведицы» (2001), «Образы Европы» (2004), «Кружовник» (2006). «Сердце медведицы» фильмы Казан кинофестивалендә 30 апрельдә 15.00 сәгатьтә «Мир» кинотеатрында күрсәтеләчәк. «Бу - бик экзотик фильм. Төп рольдә - 3,15 метр буйлы аю. Мин аны озак - ярты елдан артык эзләдем. Без төшергәндә аңа 7 яшь иде. Хәзер ул инде «карт», Мәскәүдә «Лосиный остров» табигатьне саклау зонасында яши. Мин аның янына баргалыйм», - дип сөйләде режиссер.

Очрашуны йомгаклап, Эстония кунагы, режиссер фильмнарны үзе аша уздырырга тиеш, дип белдерде. «Мин үз тормышыма кагылышлы, һәр кадры өчен җавап бирерлек фильмнар төшерергә генә хокуклы. Мин эчке аклау тоймаган картиналар төшермим», - диде ул.