logo
К ленте новостей

Андрей Мерзликин: «Һәр актерның тамашачыга барып җитмәгән фильмнары бар, ләкин нәкъ менә шул рольләр иң әһәмиятле була»

29 Апреля 2019

XV Казан кинофестиваленең мәртәбәле кунагы - Россиянең атказанган артисты, актер, телетапшырулар алып баручы, режиссер Андрей Мерзликин кинофорумда Виктор Алферовның «Облепиховое лето» фильмын тәкъдим итте. Ул анда төп рольдә уйный. 

«Облепиховое лето» - Совет язучысы һәм драматург Александр Вампиловның соңгы еллары, аны «җепшеклектән соңгы» чорда танылуга илткән юл, дуслары, гаиләсе һәм язучы белмәгән, 1938 елда репрессияләнгән әтисе белән «аралашуы» турында. Актер, Александр Вампиловны уйнарга чакырылгач, нык гаҗәпләнә. «Мин кайда да, Вампилов кайда? Эчке халәт буенча гына түгел, ә тышкы кыяфәт буенча да. Мин Александр Валентиновичның нинди кеше булуын белә идем… Шулай да ахыр чиктә, мин ризалаштым. Тагын кайчан шундый тәкъдим ясарлар иде әле. Әлбәттә, кызыклы, тарихи, тикшеренү таләп иткән рольгә алыну һәр актер өчен зур җиңү», - дип уртаклашты Мерзликин. 

Андрей Мерзликин, героеның шәхесен өйрәнә башлагач, аның әтисенең гыйлемлы кеше, укытучы булуын, дүрт тел белүен һәм улына Александр Сергеевич Пушкин хөрмәтенә исем кушуын белә. 

«Әтисе нигезләгән бу координаталар системасы үз нәтиҗәсен биргән. Башта Вампилов талантлы яшь журналист була, эсселар, хикәя һәм повестьлар яза. Аннары драматургиягә тотына. Ул Чеховтан соң беренче булып театр сәхнәсенә танылган, герой булырга лаеклы кешене түгел, ә без барыбыз да белгән гадәти кешене чыгара. Алар һәрчак күркәм булмаса да, без аларны яратабыз», - дип белдерде ул. 

Андрей Мерзликин төшерү процессында булган хәлләрне дә сөйләде. Финанс һәм техник кыенлыкларга карамастан, фильмны кирәкле урыннарда төшергәннәр. «Фильмның кайбер өлешләре безне куандыра, кайбер өлешләре - йомшаграк… Без барысын да аңлыйбыз, сукыр түгел. Ләкин сорау болай тора иде: Вампилов турында фильм булырмы, булмасмы? Гомумән алганда, төп иҗади җиңү, төп шатлык - фильмның төшерелүе», - диде актер. 

Төшерү процессының ахыргы өлеше - Байкал күленә киноэкспедицияне уздыру ахыргы мизгелдә генә мөмкин була. Ләкин барысы да көйле генә бармый: төшерү төркеме давылга эләгә һәм төп өлешне төшерү куркыныч астында кала. Иминлек хезмәтләре актерлар утырган шлюпканы суга төшерергә рөхсәт итми. Актерларга дебаркадер капитаны ярдәмгә килә. Ул судноны дулкынга аркылы куеп, шлюпканы суга төшерә. 

Үзенең яраткан геройлары турында фикер йөртеп, Андрей Мерзликин һәр актерның тамашачыга барып җитми торган фильмнары барлыгын һәм үз карьерасында нәкъ менә шундый рольләрне иң әһәмиятле дип санавын әйтте. Актер тамашачыларга Олег Асадулинның «Зеленая карета» һәм казах режиссеры Акан Сатаевның «Заблудившийся» фильмын карарга тәкъдим итте. Икенче фильмны төшергәндә, 2009 елда искиткеч тәҗрибә алуын да әйтте. «Далада 28 көн уздырыга туры килде. Бөтен фильмда диярлек кадрда - мин генә. Ә бу актер өчен - зур сынау. Төшерү төркеме - мөселманнар, алар өчен «иман, дин» гади сүз генә түгел. Проект башланганда мин беренче мәртәбә ислам дине вәкиле белән әңгәмә кордым, үзем батюшканың ризалыгын алган кеше булсам да. Без мөселман, христиан киносы фестивале булсынмы - теләсә кайсы кинофестиваль таләпләренә җавап бирерлек фильм төшердек». 

Андрей Мерзликин үзенең «Штрафбат» телевизион фильмындагы һәм «Годунов» сериалындагы рольләрен искә алды, «Военная приемка. След в истории» документаль проекты турында да сөйләде. Ул «Звезда» телеканалындагы әлеге тапшыруны Алексей Егоров белән бергә алып бара. 

Тамашачылар актерның «хәрбиләр ролендә» (аеруча «Брестская крепость» фильмында) уңышлы уйнавын әйтте. Моңа җавап итеп Андрей Мерзликин: «Йөземнән уңдым», - дип шаяртты. «Сугыш темасына бер картинада уңышлы уйнасаң, башкаларына чакыралар. Актер «тиражга чыкмас өчен» бу процессны көйләргә тиеш. Мин сугыш киносын яратам, ләкин аны, кара икра кебек, сирәк ашарга кирәк», - дип өстәде ул. 

Тамашачының театрмы, киномы, дигән соравына Андрей Мерзликин «киноның һәрвакыт зур уңыш булуын» әйтте. «Әлбәттә, актер эшенең төп өлеше «сәхнәгә», «кадрга» кадәр башкарыла. Ул вакытта актер укый, аралаша, мәгълүмат ала. Болар барысы да шәхесне формалаштыра һәм бу шәхес геройларда да чагыла», - дип саный актер. 

Иҗади очрашуны тәмамлап, Андрей Мерзликин Казандагы үзгәрешләргә югары бәя бирде. «Мин монда 2006 елда килгән идем һәм шәһәрне башка төрле итеп хәтердә калдырганмын. Хәзер бар җирдә чисталык, матурлык. Мин чисталык һәм тәртип булса, архитектурадагы кимчелекләрне гафу итүчән. Казанда яңа биналар иске архитектура белән ярашкан кебек тоела. Шәһәр - искиткеч, мин сезнең өчен шат», - дип белдерде ул. 

XV КХМКФ башкарма директоры Миләүшә Айтуганова актерга Казан кинофестивалендә катнашуы һәм гаҗәеп иҗади очрашу уздыруы өчен рәхмәт әйтте. «Без фестивальдә кунаклар белән кызыклы очрашулар уздырырга тырышабыз. Казанда сезне яратуларын, тамашачының сезнең фильмнарны белүен күрдек. Рәхмәт сезгә!», - диде ул.