«8 Халыкара фестиваль Казан мөселман киносы фестиваленең хезмәттәшләре булачак» - Миләүшә Айтуганова
К ленте новостей

«8 Халыкара фестиваль Казан мөселман киносы фестиваленең хезмәттәшләре булачак» - Миләүшә Айтуганова

2 Апреля 2019

XV Казан Халыкара мөселман киносы фестивале җитәкчелеге Бөекбриатния, Бангладеш, Непал, Һиндстан һәм Таҗыйкстан кино фестивальләре белән хезмәттәшлек хакында килешү төзелгәнлеге турында хәбәр итте. Бу хакта журналистларга узачак фестивальгә багышлап уздырылган матбугат очрашуында фестивальнең башкарма җитәкчесе Миләүшә Айтуганова һәм ТР мәдәният министры киңәшчесе Руслан Шиһабетдинов сөйләде.

Башкарма җитәкче быелгы фестивальнең 24 нче апрельдән 30 нчы апрельгә кадәр «KazanSummit-2019» эшлекле җыены белән берлектә уздырылуы турында искәртеп узды. Фестивальнең бәйге битенә барлыгы 55 фильм кертелгән. Белгечләргә бәйге программасының әлеге 55 фильмын төп дүрт номинация буенча ачыкларга кирәк булачак: тулы метражлы нәфис, кыска метражлы нәфис, тулы метражлы документаль, кыска метражлы документаль кино, шулай ук Татарстан җитештергән яисә Татарстан режиссёры төшергән иң яхшы фильмнарны ачыклаган «Милли бәйге» киносы. 2019 нчы елның жюри рәисе итеп казакъ режиссёры, сценарияләр авторы, актер һәм продюсер, «Ника» Рәсәй кинематография сәнгате академиясе академигы Сәрик Апрымов сайланды. Бер фильм-катнашучыга «Рәсәй – Ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеме тарафыннан оештырылган махсус бүләк тапшырылачак.

Быел фестиваль кунаклары буларак Карен Шахназаров, Вадим Әбдрәшитов, Александр Прошкин, Николай Досталь, Лариса Удовиченко, Светлана Немоляева, Олег Тактаров һәм башка танылган кино сәнгате әһелләре чакырылачак (кунакларның тулы исемлеге фестивальгә таба билгеле булачак). Фестиваль оештыручылары, чакырылган кунаклар күп булса да, танылган кунакларга басым ясамауларын белдерделәр. «Унбишенче фестивальгә бездә анык билгеләнгән үсеш юллары һәм тармаклары пәйда булды. Беренче елларда без фестивальне таныттыру өчен танылган Рәсәй һәм дөнья кино әһелләрен чакырсак, хәзер без тулы фестиваль эшен башкарабыз. Бүген кино җыены тәҗрибәләр алмашу, кино җитештерүен үстерү, кино базарын алга җибәрү һәм барлык Татарстан кинематографиясе үсеше өчен менә дигән мәйданга әверелде», - дип сөйләде Руслан Шиһабетдинов.

Кино фестиваленең быелгы эш мәйданы «Казань Экспо» Халыкара күргәзмә үзәгендә урнаштырылачак. Монда 25 нче апрельдә II Халыкара кино фестивальләре җыены, «Кино һәм мәгариф. Халыкара тәҗрибә» түгәрәк өстәле, шулай ук кино проектларының Халыкара бәйгесе үтәчәк. Шуның өстенә, җитәкчеләр җыенына Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның килүе көтелә.

Фестивальнең ачылу тантанасы 24 нче апрель көнне Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында узачак. Тантананың махсус кунаклары «KazanSummit» җыены катнашучылары булачак. Фестивальнең ябылу тантанасы «Эрмитаж» концертлар залында 30 нчы апрель көнне узачак. Ике урын да фестиваль катнашучыларына һәм кунакларга яхшы таныш һәм үзләрен уңайлы һәм күп өстенлекләре булган мәйданнар итеп таныттылар.

Бәйге һәм бәйгедән тыш программалар «Алмаз Синема Порт» кинотеатрында («Ривьера» күңел ачу үзәге) узачак, ә милли кино көннәре - «Мир» кинотеатрында. Казан мөселман киносы фестиваленең юбилей елы уңаеннан, Казан Кремленең «Манеж» мәйданында махсус фотокүргәзмә ачылачак. Күргәзмә фестиваль һәм Татарстан киносы тарихына багышланачак (тарихи һәм заманча төсмерләрдә).

Казан Халыкара мөселман киносы фестивале (КХМКФ) Татарстан башкаласында 2005 елдан башлап уза. Фестивальне башлап җибәрүдә ТР Мәдәният министрлыгы, Казан Мэриясе, РФ мөфтиләр Шурасы зур өлеш керткән. Фестиваль программасына толерантлык, тынычлык һәм хаклыкка өндәгән (авторның дин үзенчәлекләрен исәпкә алмыйча) үз иле һәм дөнья кинематографиясе эшләре кабул ителә. Кинофорумның девизы – «Мәдәниятләр диалогы аша – аралашу мәдәниятенә».